Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Биш хикмәт


Биш хикмәт. Төп яңалыклар

Кеше өчен иң әүвәле-намус, дигән, 

Намусыңны сатып итмә табыш, дигән. 

Байлык өчен илен-көнен саткан кеше 

Ике дөнья өчен дә ул- явыз, дигән. 



Икенче иң кыйммәтлесе —гакыл, дигән.

Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр, дигән. 

Гакылсызда намус та юк, иман да юк, 

Ялганга ант итеп барын сатар, дигән. 



Өченче иң кыйммәтлесе-әдәп,дигән, 

Әдәп-көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән: 

Әдәпсездә бәхет тә юк,тәүфыйк та юк, 

Кеше исеме күтәрүе гөнаһ дигән. 

Дүртенче иң кыйммәтлесе-күңел, дигән, 

Күңеле бозык кеше-кеше түгел, дигән, 

Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы, 

Яшәмә дә,үлеп җиргә күмел, дигән.



Бишенче иң кыйммәтлесе-сабыр, дигән. 

Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән, 

Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу 

Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.

Акмулла 


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды