Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Болгарда «Милләт» исемле балалар җәйләве ачылды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Болгарда «Милләт» исемле балалар җәйләве ачылды

Болгарда «Милләт» исемле балалар җәйләве ачылды. Төп яңалыклар Болгарда «Милләт» яшьләр үзәге, “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды һәм Татарстанның Спасс районы хакимияте тарафыннан оештырылган балаларны укыту-сәламәтләндерү буенча тантаналы рәвештә “Милләт” исемле җәйләү ачылды.

Әлеге лагерьга Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 70 бала җыелды. Алар бирегә сәләтләрен үстерү, талантларын ачу, татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү, шулай ук археология серләре белән танышу максатыннан килде. Бу җәйләүнең бер үзенчәлеге булып, бирегә аз керемле, күп балалы гаиләләрнең сабыйларын хәйрия йөзеннән кабул итү тора.

Җәйләүнең ачылу тантанасында Спасс районы хакимияте башлыгы Камил Нугаев, “Ярдәм” фонды советы рәисе Илдар Баязитов, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов, “Милләт” яшьләр үзәге җитәкчесе Александр Долгов, археолог Айрат Гобәйдуллин, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова, Франция журналисты Жанна Баяр, тарих фәннәре кандидаты, лагерь директоры Динар Шәмсетдинов һәм башкалар бар иде.

Тантанада катнашкан кешеләр балаларга актив ял һәм ныклы дуслык, уңдырышлы эш теләделәр. Ә Жанна Баяр махсус бу очрак өчен татар телендә җыр өйрәнгән һәм ул аны җәйләүнең ачылышында җырлап та күрсәтте. Аның әйтүенчә, бу җыр аңа бик ошый икән.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды