 
 
Балтач районындагы Борбаш малайлар пансионаты бакчасында шәкертләр белән бәрәңге алынды.
“Ярдәм-Помощь” хәйрия фондының Борбаш авылы малайлар пансионаты җәй көне дә тынып утырмады. Хезмәткәрләр бинага ремонт ясады. Бер үк вакытта бакчада, теплицада да эшләделәр. Пансионат шулай итеп кышка әзерләнде.
Зур бакчада бәрәңге, кыяр, помидор, борыч, баклаҗан, суган, сарымсак һәм башкалар үсте.