Бүген безнең мәчеткә Буинск районыннан кунаклар килеп җитте. Кунаклар юлдан соң тәхарәтен алды, намаз укыды һәм җылы аш ашады. Казанга төньяк-көнбатыш юнәлешләреннән килүчеләр өчен уңай урнашкан «Ярдәм» мәчете Серов урамы, 4а адресы буенча эшли.
Шәһәргә килгән кунаклар,сәяхәтчеләр, мәчетебезне зиярәт итәргә теләүчеләр, хәйрия җәмгыяте тормышы белән танышырга, реабилитация программасы белән танышырга теләгәннәр +7 (843) 223-03-59 һәм +7 (960) 048-07-78 номерларына шалтыратырга мөрәҗәгать итә ала. Экскурсияләр һәм тәҗриба алышу бушлай үткәрелә.