Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Быел «Ярдәм-Помощь» фондына Дәрбәнт шәһәреннән кунаклар килде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Быел «Ярдәм-Помощь» фондына Дәрбәнт шәһәреннән кунаклар килде

Быел «Ярдәм-Помощь» фондына Дәрбәнт шәһәреннән кунаклар килде. Төп яңалыклар

 

«Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фондына Дәрбәнт шәһәреннән Ислам университеты һәм Кавказ мөселманнары нәзарәте вәкилләре килде.

 

Шунысы кызык, университет Дагыстан мөфтиятенә буйсына. Ә Кавказ диния идарәсе исә Бакуга карый. Бу шәһәрдә элек-электән төрле мәзхәб, дин вәкилләре дустанә яши.

Дагыстанның Дербент шәһәрендә быел Россия Президенты Владимир Путин булды. Аны шатланып каршы алдылар. Туризмны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдән соң  Владимир Путин  яңа  паркта ачылган фонтанга килде.  Җирле халык  ил башлыгын  алкышлар һәм дәртле сәламнәр белән каршы алды. 

Гариф хәзрәт Сәетов (Ариф Саидов) Шәех Габдулла Әфәнде исемендге Ислам университеты ректоры. Ә Шиһабетдин Кәримов (Шагабитдин Керимов) Кавказ мөселманнары нәзарәтенең Төньяк Кавказдагы вәкиле.

Дәрбәнт (русча Дербент, азербәйҗан телендә Dərbənd, Дәрбәнд, лезгин телендә  Кьвевар, аварча. Дербенд, Фарсыча: دربند, Darband) — Дагыстан җɵмһүрᴎятендә урнашкан борыңгы шәһәр.

 

Дәрбәнт Хәзәр (Каспий) диңгезенең көнбатыш ярында, Рубас елгасы тамагыннан төньяктарак урнашкан. Дәрбәнт янында Каф таулары (Кавказ) диңгез ярына диңгезенә бик якын килә — диңгез һәм таулар арасында 3 километрлы тигезлек полосасы гына кала. — Бу урын Дәрбәнт үтү юлы яки Каспий капкасы дип атала.

Дагыстанның Дербент шәһәрендә масштаблы реконструкция эшләре үткәргәннән соң Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) сәхабәләре (көрәштәшләре) җирләнгән «Кырыклар» зиратының рәсми ачылышы булган. Ачылыш тантанасыннан соң чарада катнашучылар 40 сәхабәнең каберен зиярәт кылган.

«Кырыклар» зираты территориясен тәртипкә китерү эшләре 2020 елда башланган иде.

 

Дагестанның Дербент шәһәрендә быел Россия Президенты Владимир Путин булды. Аны шатланып каршы алдылар. Туризмны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдән соң  Владимир Путин  яңа  паркта ачылган фонтанга килде.  Җирле халык  ил Башлыгын  алкышлар һәм дәртле сәламнәр белән каршы алды. 


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды