Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Чувашиянең Чабаксар шәһәрендә «Ярдәм» МИХФны тәкъдим иттеләр

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Чувашиянең Чабаксар шәһәрендә «Ярдәм» МИХФны тәкъдим иттеләр

Чувашиянең Чабаксар шәһәрендә «Ярдәм» МИХФны тәкъдим иттеләр. Төп яңалыклар

Чувашия Республикасының Лев Толстой исемендәге күрмәүчеләр китапханәсендә Казандагы “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фондын тәкъдим итү чарасы үткәрелде. Мондый башлангыч белән Чабаксарда яшәүче, кайчандыр “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә үзе дә дәваланган күрмәүче Әнисә Васильева чыкты.

Бу очрашуда шәһәр һәм өлкә хакимияте вәкилләре, имамнар, җирле күрмәүчеләр җәмгыяте инвалидлары, ДЦПчылар, арбада йөрүчеләр һәм башкалар катнашты.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр алдында “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Фәһим кызы Сәлахетдинова һәм мөгаллим Идрис Әдип улы Хәйретдинов чыгыш ясады, алар “Ярдәм” үзәгенең үзенчәлекләре турында сөйләде, шулай ук “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырдылар, очрашу барышында фонд эшчәнлеге турында видеороликлар күрсәтелде.

Очрашуда “Ярдәм” үзәгендә тернәкләнү узган Әнисә Васильева «Ярдәм” МИХФының вәкиле сыйфатында тәкъдим ителде, ул хәзер Чувашиядән “Ярдәм” дә тернәкләнү узарга теләге булганнарның исемлеген төзү эшләре белән шөгыльләнәчәк.

Очрашу тәмамланганда, “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге фонды җитәклегендә Луи Брайль системасы буенча басылган китаплар, шулай ук “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинованың күрмәүчеләргә кагылышлы авторлык китаплары бүләк ителде. Үз чиратында, Чувашия Республикасы вәкилләре “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге җитәкчелегенә һәм укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

«Ярдәм” фонды җитәкчелеге вәкилләре үзләрен җылы кабул иткәннәре өчен Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбулловка һәм Чабаксар шәһәренең “Болгар” мәчете имамы Йосып хәзрәт Юнкинга рәхмәт белдерделәр.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды