"Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовны Мәскәү һәм Киров районы башлыгы Дамир Фәттахов туган көне белән тәбрикләде.
"Бәйрәм көненә сезгә исәнлек-саулык, иминлек, бәхет һәм бәрәкәтле тормыш телим. Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын, йортыгызда тынычлык һәм муллык хөкем сөрсен", диелә Мәскәү һәм Киров районы башлыгы Дамир Фәттахов котлавында.
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте