Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Дамир Минаваровның кызына Мәдинә исеме кушылды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Дамир Минаваровның кызына Мәдинә исеме кушылды

Дамир Минаваровның кызына Мәдинә исеме кушылды. Төп яңалыклар

Бүген, ягъни 6 майда, «Сөләйман” мәчетенә даими рәвештә намазлар укырга йөрүче Дамир Минаваров һәм аның хәләл җефете Лилиянең яңа туган баласына Мәдинә исеме бирелде. Аларның кызына бу күркәм исемне “Сөләйман” мәчете имамы Дамир хәзрәт Мәрвәров кушты.

Дамир һәм Лилия ханымның бу инде икенче баласы. Аларның беренчесе – Ризванеддин исемле ир бала, яшь ярымлык кына булса да, аягында нык басып йөрүче малай. Дамир әфәнде 1981 елда Таҗикстанда туып үскән кеше, ул таҗик, татар һәм рус телләрендә шактый камил аралаша. Казанга күчеп кайткач, башкалабыздагы гүзәл кызга – Лилиягә гашыйк була һәм алар бергәләп гаилә корып җибәрә. Бүгенге көндә алар Казандагы иң уңышлы гаиләләрнең берседер. Балаларына да исем кушуга җитди карап, динебезгә муафыйк исемнәр куштылар. Хак Тәгалә озын гомер, бәхет-сәгадәт насыйп кылсын үзләренә.

Ислам тарихыннан билгеле булганча, Мәдинә (гарәпчә “Мәдинә ән-Нәби” — “Пәйгамбәр" шәһәре”) — Мөхәммәд галәйһиссәләм мәчете (мөселманнар өчен дәрәҗәсе буенча икенче урында торган изге җир) урнашкан шәһәр, 622 нче елдан алып, 657 нче елга кадәр хәлифәт башкаласы булган.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды