Халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров Казандагы “Ярдәм” мәчетенә ифтарга килде.
“Ярдәм” мәчетендә Рамазан ае буена ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Шундый авыз ачу мәҗлесләренең берсенә Татарстан һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Гукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Илһам ага Шакиров килде. Данлыклы җырчы күрмәүчеләрнең “Ярдәм” мәчетенә һәм үзәгенә моннан алдарак та килеп киткән иде.
Илһам ага сүзләренчә, ул зыялы кешеләр килә торган ифтарларга һәм дини бәйрәмнәргә йөрергә ярата. “Ярдәм” мәчетендә игелекле гамәлләр башкарыла, биредә инвалидлар белән эшлиләр, шуңа күрә мин монда зур теләк белән киләм”,-дип билгеләп узды Илһам ага Шакиров.
“Ярдәм” мәчетендәге бу көнге ифтарга шулай ук РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТҖ МДНнең “Хәләл” комитеты рәисе Марат Низамов, “Җыен” фонды җитәкчесе Фоат Рәфыйков, журналист Айзат Шәймәрданов һәм башка зыялы затлар килгән иде.
“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте