Ул гадәттәгечә безнең өчен йомгак ясау, җылы очрашулар һәм кайгыртучанлык ае булды.
Ул Инвалидлар ункөнлеге ае да.
Без, сәламәтлеге чикле булса да, көн саен чыдамлык, көчле ихтыяр үрнәген күрсәткән кешеләргә аерым бер ихтирам белән рәхмәт белдерәбез.
Бу чыгарылышта - фонд тормышыннан төп вакыйгалар, ә финалда-безнең проектлардан махсус репортаж карасыз:
Апастагы «Хаҗар» рухи-әхлакый үзәге,
Борбаш авылындагы малайлар өчен пансионат,
«Дан» инклюзив спорт комплексы
һәм, әлбәттә, «Сөләйман»мәчете.
Декабрь безнең эшебезгә дәүләт масштабында югары бәя биргән вакыйгадан башланды. 3 декабрь. эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балтач районының Борбаш авылындагы малайлар өчен пансионатыбызда булды. Үзәкнең эше белән танышкан Рөстәм Нургалиевич, мондый балаларны тәрбияләү һәм рухи яктан үстерүнең уңышлы тәҗрибәсен киңәйтергә кирәк, диеп билгеләп үтте. Безнең өчен бу - зур дәрәҗә дә, җитди җаваплылык та.
8 декабрь. Фондның төп мәйданчыгында җылы чатырда Инвалидлар декадасына багышланган традицион чара узды. Сәламләү сүзе белән фонд вице-президенты Мәликә Гыйльметдинова чыгыш ясады. Ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә рухи теләктәшлек күрсәтте, аларның ихтыяр көчен билгеләп үтте. Очрашуда мөхтәрәм кунаклар, шул исәптән Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Ога Воронова да катнашты. Бу вакыйга чираттагы тапкыр, инвалидларга системалы ярдәм — «Ярдам-Помощь» ның төп юнәлешләренең берсе булуын ассызыклады.
10-11 декабрь. Бу көннәр йомгак ясау һәм рухи көч билгесе астында узды. Фонд президенты Илһам Исмәгыйлев Балтач районы мөхтәсибәтенең еллык җыелышында катнашты, анда нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт хатлары һәм медальләр тапшырды. Ә «Полимер» мәдәният сараенда исә Фонд һәм ТР ССП ярдәме белән «Үз-үзләрен җиңүчеләр» мотивацион фестивале узды, ул кеше ныклыгына чын мәдхия булды.
13 декабрь. Фонд җитәкчелеге - Илдар Баязитов һәм Илһам Исмәгыйлев — Апаста малайлар өчен яңа пансионат төзелеше мәйданчыгында булдылар. Борбаш пансионатының уңышлы моделе буенча төзелгән бу проект, тагын да күбрәк балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү мөмкинлеге бирү өчен корыла. Аллаһы боерса, ул 2026 елның беренче кварталында ук үз ишекләрен ачачак.
14 (18) декабрь. Фонд Советы рәисе Илдар Баязитов Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы утырышында катнашты. Анда гражданлык җәмгыятен үстерүнең мөһим мәсьәләләре каралды. Мондый югары дискуссия мәйданчыгында катнашу Фондның социаль инициативаларын җәмәгатьчелекнең иң киң даирәсенә җиткерергә мөмкинлек бирә.
19 декабрь. Яңа ел алдыннан Фонд вице-президенты, депутат Мәликә Гыйльметдинова Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барды. Өлкән буынны, безгә тыныч күк бүләк иткәннәрне кайгырту-безнең изге бурычыбыз. Һәр визит, һәр җылы сүз һәм күчтәнәчләр җыелмасы - ул безнең чиксез рәхмәт билгесе иде.
Ә хәзер - безнең проектлар тормышы турында махсус репортаж.
"Сөләйман" Мәчете. Биредә һәм Киров, Мәскәү районнары мөхтәсибәте мәчетләрендә әхлак темасына кичке лекцияләр дәвам итә. Алар мәхәллә кешеләрен берләштерә һәм аларга рухи кыйммәтләр яктылыгында мөһим тормыш сорауларына җавап табарга ярдәм итә.
«Хәҗәр» рухи-әхлакый үзәге (Апас) исә район үзәгендә ясалучы акцияләр, иҗади дәресләр, танышу очрашулары аша район балалары һәм яшьләре белән актив эшен дәвам итә. Бу төрледән-төрле эшчәнлек яшь апаслыларга эчке дөньясын камилләштерергә ярдәм итә һәм аларны лаеклы, җаваплы ватандашлар булуга әзерли.
«Дан» инклюзив спорт комплексы. «Дан» да Инвалидлар декадасы бик актив үтте! Комплекс 50дән артык кеше өчен “Күңелле стартлар” белән "көчле рухлы" бәйрәме үткәрде. Даун синдромы булган командалар өчен футзал(кечкенә футбол) буенча иптәшләрчә матч, грек-рим көрәше буенча масштаблы ярышлар һәм кызлар арасында баскетбол буенча төбәкара турнир булды. Һәрбер вакыйга спортның төрле кешеләрне берләштерүен, савыктыруын һәм көчлерәк итүен исбатлады.
Борбаш авылындагы малайлар өчен Пансионат. «Ярдәм-Помощь» фонды президенты Илһам Исмәгыйлев Борбаш авылындагы малайлар өчен пансионат хезмәткәрләренә - Базагутиновлар гаиләсенә яшьләр арасында рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Һәм, әлбәттә, декабрьнең төп тарихы - «Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм» курсларында безнең реабилитантларның тормышы чын-чынлап кайнап торды. Ай дәвамында проектта катнашучылар интенсив реабилитация узды. Алар Брайльнең рус һәм гарәп шрифтын өйрәнүдән алып компьютер һәм мобиль грамоталылык дәресләренә кадәр, психологик консультацияләрдән алып иҗади остаханәләргә кадәр төзелгән программаларда катнашты. Әмма алар өчен дөньяны яңача ача алган мәдәни программа да әһәмиятле булды.
Әйтик 3 декабрьдә - Кышкы Казандагы Кремль буйлап экскурсия ясалды. ·
5 декабрь — филармониядә «Баяниссимо» концертында булдылар. Алар музыканы күңелләре аша уздырды.
6 декабрь – Казандагы иң билгеле парк булган Горький паркына барып «Кайнар»кафесында күңелгә ятышлы хәйрия төшке ашы уздырдык.
11 декабрьдә-тифлокомментарийлы халыкара кинофестивальгә бардылар.
· 15 декабрьдә – Тинчурин театрында “Мәхәббәт һ1әм нокта” спектален кардылар.
18 декабрь - «Караңгылыкка караш» иммерсив музеенда уникаль тәҗрибә алдылар. ·
19 декабрь — Дәртле итеп чаңгы шудылар. ·
20 декабрьдә Махсус операциядә Ватанны саклаучыларга хат һәм сәлам открыткалары яздылар.
Тамашачыларга шуны искә төшерик: «Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм» проекты буенча тернәкләндерү курслары Президент грантлары Фонды тарафыннан бирелгән Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып һәм «Ярдәм-Помощь» ГМФ үз акчалары хисабына гамәлгә ашырыла.
«Ярдәм-Помощь» фонды өчен декабрь менә шундый булды. Быел декабрь ае табигате дә үзенчәлекле булды: ай уртасына кадәр кар яумады. Мондый хәл утыз ел булмаган иде. Кыш көйсез булса да, безнең биналарда табигый җылылык, оптимизм хөкем сөрде.
Быелгы ел нәтиҗәләрен үтәлгән бурыч хисе һәм безнең белән булган һәркемгә рәхмәт хисләре белән йомгаклыйбыз. Мөһим эшләрдә безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт.
Без , ярдәм итү — сүз генә түгел, ә реаль гамәл булган, мәрхәмәт мохитын булдырабыз.