Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

“Дошман чагылышы: интернет челтәрендә яшьләр арасында дини радикализм таралу проблемасы”

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / “Дошман чагылышы: интернет челтәрендә яшьләр арасында дини радикализм таралу проблемасы”

“Дошман чагылышы: интернет челтәрендә яшьләр арасында дини радикализм таралу проблемасы”. Төп яңалыклар Бүген Россия ислам институтында “Дошман чагылышы: интернет челтәрендә яшьләр арасында дини радикализм таралу проблемасы” дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды. Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Илдар хәзрәт Баязитов, РИИ ректоры, мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, православиеләрнең Казан руханилар семинариясе проректоры вазифаларын башкаручы Александр Ермолин, хакимият органнары, яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре, РИИ студентлары катнашты.

Изге Коръән аятьләрен укудан башланып киткән түгәрәк өстәлне ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров алып барды.

Чара, яшьләр арасында экстремизм һәм терроризмны профилактикалау, интернет челтәрендә дини радиклизмга каршы көрәш юлларын ачыклау, яшьләр мохитендә экстремистик рух үсешенә китергән факторларны билгеләү максатыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында дини радикализмга каршы торуда белем алуның мөһимлеген ассызыклады. Ул дини риваятьләрнең Россиядә тыелган “Ислам дәүләте” кебек террористик оешмаларның барлыкка килүе турында әллә кайчан кисәтүе турында искәртеп, шуларның берничәсен мисал итеп китерде. Мөфти әлеге төр оешмаларга караучыларның исламга катнашы булмавын ассызыклап: “Бу кешеләр Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән мәхрүм ителгән, алар динебездән бик ерак, – диде. Ул аларның исламга тап төшерүе, нәтиҗәдә, иң беренче чиратта, мөселманнарга зыян килүе турында әйтте. Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, әлеге террористик оешмада торучыларның гомуми саны дөньядагы мөселман өммәтенең 1 процентын да тәшкил итми, шуңа да карамастан, бүген бу адәмнәргә карап, барлык мөселманнар турында фикер йөртәләр. Ул “Ислам дәүләте” террористик оешмасы сафларына басучылар арасында тормышка үпкәләгән, җәмгыятьтә үзенә урын таба алмаган кешеләр шактый булуына игътибарны юнәлтте. Яшьләргә мөрәҗәгать итеп, Коръәнне, дини әдәбиятны тәфсилләп өйрәнү заруриятенә басым ясады, бу килеп туарга мөмкин шикләрне тарату һәм калганнарны әлеге афәттән саклау өчен кирәк, диде. ТР мөфтие исламның ярату дине булуын, әлеге атаманың ук сәлам, ягъни тынычлык дигән сүздән килеп чыгуын, мөселманнар өчен Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) бар эштә дә үрнәк булырга тиешлеген искәртеп: “Иң беренче чиратта, үзебездән башларга кирәк. Бала тәрбияләп, вакытыгызны бушка уздырмагыз, алар барыбер сезгә охшаячак, шуңа иң элек үзегезне тәрбияләгез”, – дигән гыйбарә белән чыгышын тәмамлады.

Чарада катнашкан ТР мөфтие урынбасары Илдар Баязитов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстанда җимергеч көчкә ия дини секталар барлыкка килде, һәм бу мөселман өммәте өчен проблема булып тора. Әмма яшьләрнең радикальләшүе – милли республикаларга гына түгел, Россиянең барлык төбәкләренә хас проблема һәм ул төрле субъектларда төрле формага ия. Неонацистлар, скинхедлар – моның ачык мисалы. Аның фикеренчә, төбәгебездәге традицион ислам деструктив дини секталарга альтернатива була ала. Илдар хәзрәт Баязитов радикальләшүгә каршы торуда белем бирү, агарту һәм социаль эшчәнлек юнәлешләрендә көч кую кирәк дип саный.

Казан руханилар семинариясе проректоры вазифаларын башкаручы Александр Ермолин әйтүенчә, экстремизм тарафдарлары башкаларга гына түгел, иң беренче чиратта, үзләренә зыян сала. Ул проваславие динендәгеләрдә дә радикаль төркемнәр очравын, моның чиркәү абруен төшерүен искәртеп, экстремизм – гомумҗәмгыяти проблема, дип ассызыклады. Александр Ермолин яшьләр арасында бу төр күренешләргә каршы көрәшнең комплекслы төстә алып барылырга тиешлегенә игътибарны юнәлтте. Бу уңайдан ул ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән оештырыла торган конфессияара чараларны атап үтте. “Шулай да, экстремизмга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы – мәгариф. Бүген педагогика өлкәсендә “белем, сәләт һәм күнекмә” өчлеге гамәлдә, тик әхлакый кыйммәтләргә игътибар аз бирелә, нәтиҗәдә, белемле, сәләтле, билгеле бер күнекмәләргә ия, әмма шул ул вакытта рухи яктан тотрыксыз балалар үсә. Рухи тотрыклылык булмау исә төрле радикаль фикерләргә иярүгә сәбәп була”, – дип сөйләде семинария проректоры вазифаларын башкаручы.

Түгәрәк өстәлдә катнашкан РИИ проректоры Рөстәм Нургалиев исә бүгенге яшьләрнең аз укуын исәпкә алып, аларга мәгълүмат ирештерү методикасын модернизацияләү заруриятен ассызыклады.

РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, бүген яшь буынга Татарстанга хас традицион диннәр, иң беренче чиратта, ислам һәм православие кыйммәтләре турында дөрес мәгълүмат җиткерүнең төп мәйданчыкларыннан берсе – урта мәктәптә 4-5нче сыйныфларда укытыла торган диннәр һәм мәдәниятләр тарихы курсы. Ул “Ислам дәүләте” террористик оешмасына күпләр алдану нәтиҗәсендә эләгә дигән фикер белән килешми. “Әлеге оешма тарафдарларының демонстратив рәвештә кешеләр үтерүен, моны балаларны эшләргә җәлеп итүен чагылдырган сюжетлар еш күрсәтелә. Психик яктан нормаль кешене моның белән алдап буламы?” – диде ул бу мәсьәлә уңаеннан. РИИ ректоры фикеренчә, бүген җәмгыятьнең исламны аңлау дәрәҗәсе шактый түбән дәрәҗәдә. Ул Татарстанда ислам яңарышына 25 ел тулуын искәртеп, ислам нигезләрен аңлау юнәлешендә булса да алга китеш булырга тиеш иде кебек, әмма бу күзәтелми, дип аяныч белдерде һәм татар фәнни интеллигенциясенең дә бу юнәлештә артык ерак китмәвен ассызыклады. Рәфыйк Мөхәммәтшин китергән мәгълүматларга караганда, татарларның 85 проценты үзләрен мөселман дип саный, шулардан 25 проценты Аллага ничек карыйсыз дигән сорауга, мин аның барлыгы-юклыгы турында берни дә әйтә алмыйм, дип җавап биргән. Шул рәвешле, татарларның күпчелеге өчен ислам милли үзаңның бер билгесе генә булып кала бирә.

Түгәрәк өстәлдә Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара багланышлар бүлеге баш белгече Илгиз Сарманов, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вәкилләре, студентлар чыгыш ясады.

Очрашу барышында әйтелгән киңәш-тәкъдимнәр резолюциягә кертелеп, әлеге документ түгәрәк өстәл ахырында кабул ителде.

“Татар-информ”, Ләйсән Исхакова

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды