Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Элек наркотиктан бәйле булганнар «Ярдәм» мәчетен карады

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Элек наркотиктан бәйле булганнар «Ярдәм» мәчетен карады

Элек наркотиктан бәйле булганнар «Ярдәм» мәчетен карады. Төп яңалыклар Казандагы «Ярдәм» мәчетендә Бөтенроссия «Сәламәт Яшьләр үзәге” фонды наркологик тернәкләндерү үзәгеннән бер төркем кешеләр килеп китте.

Егермедән артык яшь егетләр һәм кызлар мәчетне карадылар һәм андагы хезмәткәрләр белән таныштылар. “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев кунакларга экскурсия үткәрде. Алар “Ярдәм” мәчетендә тернәкләнү узучы күрмәүчеләр һәм инвалидларга бинада мөстәкыйль йөрү, намаз уку, диннең башка шартларын үтәү өчен нинди яңа техник җиһазлар кулланылуын белделәр.

Күптән түгел Казандагы наркологик үзәктә авыруларга өстәмә рәвештә рухи тәрбия мөмкинлекләре файдалана башладылар. Үзәкнең пациентлары – мөселманнар һәм христианнар дини йолалар үтәргә кереште, алар дини белем ала башладылар.

Мәскәү югары уку йортының нефть факультеты студенты, Казанга Ингушетиядән килгән Хәмзәт исламның аңа рухи көч бирүе, тормышындагы бушлыкны тутыруы турында сөйләде.

-Мин наркотиклар куллана башлаганчыга кадәр үк ислам динендә идем. Балачакта башка балалар бакчага китте, ә мин мәктәпкә гарәп телен өйрәнергә бардым. Тик ул вакытта минем иманым хакыйкый һәм тирән түгел иде. Гореф-гадәтләргә ияреп кенә булгандыр ул. Минем туганнарым, әйләнә-тирәдәгеләр мөселманнар иде, алар намаз укыды. Мин дә алар белән бергәләп намаз укыган булдым. Наркоман булганнан соң, миннән барысы да читләште. Бер үзем калганнан соң, Раббыбызны искә төшердем. Һәм мин ялгыз түгеллегемне аңладым. Коръән кешегә серне ача һәм мәсьәләне хәл итү юлларын күрсәтә. Мин моңа үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм,-диде Хәмзәт.



Казанда “Сәламәт Яшьләр үзәге” дигән наркоманиядән һәм эчүчелектән дәвалау буенча тернәкләндерү үзәге ачылды. Аңа охшаш үзәкләр Россиянең тагын 28 каласында, шулай ук Белоруссиядә, Германия һәм Болгариядә бар.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды