“Ярдәм” мәчетенә һәм Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгенә яңа Россия тарихында Татарстанның беренче мөфтие Габдулла хәзрәт Галиулла килеп карап китте.
2013 елда Тернәкләндерү үзәгендә булган республика Аксакаллары Шурасы әгъзасы мәчеттә техник яктан да, башка шартларның да яхшыра баруын билгеләп узды.
Габдулла хәзрәт мөмкинлеге булган һәркемне “Ярдәм” мәчетенә булышырга чакырды. Биредә нәкъ әнә шул иганәчеләрнең һәм мәхәллә халкының ярдәме белән күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр, ДЦП чире белән авыручылар, сиртмәле арбада гына йөри алучылар һәм башкаларга карата төрле кабатланмас проектлар тормышка ашырыла.