Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Екатеринбурглылар Лилия Сәлахетдиновага «Көмеш ярымай» медален тапшырды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Екатеринбурглылар Лилия Сәлахетдиновага «Көмеш ярымай» медален тапшырды

Екатеринбурглылар Лилия Сәлахетдиновага «Көмеш ярымай» медален тапшырды. Төп яңалыклар

19 майда Казанга килгән Свердлов өлкәсе мөфтие урынбасары Фәвил хәзрәт Сәрвәров җитәкчелегендәге делегация белән безга, “Ярдәм” мәчете вәкилләренә 20 майда “Изге Болгар җыены”на бару һәм анда Ислам академиясе ачылу тантанасында катнашу насыйп булды.

Бу уңайдан, Фәвил хәзрәт хәбәрчебезгә: “Татарстанлыларның ислам динен кайтаруда бихисап зур көчләре керә. Без һәрчак сездән үрнәк алып, сезгә тиңләшергә омтылып яшибез. Болгар җирендә дә сез гаять күп эшләр алып барасыз. Президент Рөстәм Миңнехановка, аның киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә Аллаһының рәхмәтләре булсын”,-дип сөйләде.

Фәвил хәзрәтне Свердловск өлкәсенең мөфтие итеп сайламакчы булганнар. Әмма ул: “Яшем дә күп инде, 70 кә якынайды. Мөфти итеп яшьрәк кешене сайларга кирәк”,-дип аларга каршы төшә. Изге урын буш тормас, диләр. Свердловск мөселманнары мөфтие итеп, ислам динен кабул кылгач, үзенә Абдул-коддус Ашарин исем-фамилиясен алган рус кешесен сайлап куялар. “Минем болай да эшем күп. Свердловскида ислам динен күтәрәсебез, мәчетләребезне күбәйтәсебез, ә иң мөһиме – халкыбызны дингә тартасыбыз бар”,-диде Башкортстанның Илеш районында туып үскән, бүгенге көндә Урал төбәгендә яшәүче Фәвил хәзрәт.

Кичә исә аларның делегациясе «Ярдәм” дәвалау-укыту үзәге директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Сәлахетдиновага Екатеринбург мөфтиятенең “Көмеш медале”н тапшырды. Алар “Ярдәм” фонды рәисе Илдар хәзрәт Баязитовка, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлевка, “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновка Свердловск өлкәсе инвалидларын укытканнары өчен мөфти Абдул-коддус Ашаринның олуг рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды