Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Фитыр сәдакасы, фидия һәм зәкятне ничек бирергә?

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Фитыр сәдакасы, фидия һәм зәкятне ничек бирергә?

Фитыр сәдакасы, фидия һәм зәкятне ничек бирергә?. Төп яңалыклар

Фитыр сәдакасы, фидия һәм зәкятне ничек бирергә?

СӘДАКА

Рамазан аеның хәйриячеләр өчен аерым бер әһәмияте, кадере бар. Чөнки хәлле мөселманнар ярлылар хакында уйлый, аларны сыйлый, ипи-тозлык акча бирә, фәкыйрьләрнең дә Рамазан бәйрәменә шат күңел белән керүен тәэмин итә. Бу «Ярдәм» фондына авыз ачулар, ифтарлар оештырырга, мохтаҗларга ризык таратырга ярдәм итә.

ФИТР

Моннан тыш, Рамазан аенда фитыр сәдакасы бирергә тиеш. Ягъни Рамазан аенда ярдәм итү — шәфкать-мәрхәмәт күрсәтү генә түгел, ә мәҗбүри бер гамәлдер. Фитыр — гает намазы укылганчы бирелергә тиешле сәдака.
Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, быел фитыр сәдакасын тормыш дәрәҗәсе уртача булганнар һәм гаилә әгьзасыннан 150 сум бирәләр. Уртачадан байрак яшәүче гаиләләр исә һәр кеше өчен 800 сум түли. «Ярдәм» мәчетенә яки фондына тапшырылган фитр һичшиксез мохтаҗларга бирелә!

Түләү адресы: https://yardemfond.ru/fitr-sadaka/

ФИДИЯ

Фидия — ураза тотуны Аллаһы Тәгаләнең әмере буларак кабул итеп тә, ураза тотарга сәламәтлеге җитмәгәнлектән тотмыйча калган ураза хакын үтәү йөзеннән бирелә торган сәдака. Быел фидия сәдакасы күләме — көненә 300 сум. Фидияне Рамазан аенда тотылмаган ураза өчен 30 көнгә тапкырлап, бер көнне, берьюлы бирергә мөмкин. «Ярдәм» мәчетенә яки фондына тапшырылган фидия һичшиксез мохтаҗларга авыз ачарга тотыла. Биредә көн саен 500 кеше ифтарда утыра. 1000-нән артык гаиләгә яки ялгыз кешегә шулай ук көн саен кайнар пешкән ризык таратыла. Алар Сезнең фидия хисабыннан ураза тотып авыз ача ала.

Түләү адресы: https://yardemfond.ru/fidya-sadaka/

ЗӘКЯТ


Рамазан аенда зәкят бирелсә, башка айларга караганда савабы күбрәк була. Быел зәкят нисабы, 454000 сум. Ягъни берәүнең үз хаҗәтеннән тыш артык малы бу суммага җиткәндә — нисабка җиткән булып санала, аңа зәкят түләү фарыз. Әгәр мөселманның 454000 сум акчасы булса, ул акча бер ел дәвамында кузгатылмаса, шуның кырыктан бер өлеше, ягъни 2, 5 проценты зәкят итеп бирелә. «Ярдәм» мәчетенә яки фондына тапшырылган зәкәт һичшиксез мохтаҗларга файда китерүдә кулланыла һәм динебезне ныгытуга ярдәм итә.

Түләү адресы: https://yardemfond.ru/zakyat/


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды