Ислам динендә 8 нче март дигән бәйрәм юк, шулай да бу көнне дә әниләребезне котлап, аларга чәчәк бәйләмнәре, яисә башка төр бүләкләр бирү гадәте бар. Без һәрвакытта, һәркөнне әниләрне хөрмәтләргә тиеш. Чөнки, Җәннәт - әниләр аяк астында.
Бу фикер Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Гомер буе хөрмәтлик!” дигән язмасыннан чыгып языла. Анда мондый юллар бар иде: “Күп кешеләр: “Ислам дине хатын-кызны кимсетә, мыскыллый, анда хатын-кызның бернинди хокукы да юк”,-дип әйтәләр. Бу – ялгыш фикер. Әгәр Коръән тәфсирен укып карасак, анда нинди генә эш боерылган булса да, нинди генә эшкә әҗер куелган булса да, ирләр белән хатын-кызлар бертигез җаваплылыкта, диелгән”.
Аннары диндар ирләр белән тәкъва хатыннар җәннәткә керәчәк, ә гөнаһлы ирләр белән хатыннар җәһәннәм әһелләре булачак, диелә.. Ә ирләр белән хатыннарның гамәлләре арасында берәр төрле аерма бармы соң? Җәлил хәзрәтнең язуынча, “Фәкать шаһитлек бирүдә генә хатын-кызлар ирләр белән тигез каралмаган, чөнки хатын-кыз хискә бирелүчән була, аның вакыйгаларга дөрес бәя бирмәве ихтимал”. Чынлап та шулай бу. Шуңа күрә дә ислам динендә бер ирнең шаһитлеге ике хатын-кызның шаһитлегенә тигезләшә. Ә бит балаларының ихтирамы мәсьәләсендә гүзәл затлар ирләргә караганда өстен дә торалар.
Безгә, ирләргә, гүзәл затларыбызны һич кенә дә кыерсытырга ярамый, алар да өйдән чыкканда артык итеп бизәнеп чыкмасыннар, үзләренең матурлыкларын урамда күрсәтеп йөрмәсеннәр иде.
Кыскасы, без гүзәл затларыбызны гомер бакый хөрмәтләп, ихтирам итеп яшик.