Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Галимне искә алдык

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Галимне искә алдык

Галимне искә алдык. Төп яңалыклар Эшләрен күркәм итеп башкаручыларны Аллаһы Тәгалә сөяр.
Хәдис

Язу өстәлемдә Ризаэддин Фәхретдиннең шактый китаплары бар. Шуларның берсе “Гакыйдә. Ислам дине. Әдәп вә әхлак дәресләре” дип атала. Аның беренче битенә “Хөрмәтле Эльмира апага олы ихтирам белән бу китапларны дөньяга чыгаручы Әнвәр Хәйридән бер истәлек. 10. 01. 2007 ел” дип язылган.

Кем уйлаган да, кем белгән? Быел Рамазан аенда ахшам намазы алдыннан “Ярдәм” мәчетендә милләттәшләремә бу китаптан күп мәгълүматлар җиткердем. Аллага шөкер! Һич уйламаганда, галимебез Әнвәр Хәйри кинәт кенә арабыздан китеп барды. Күпме хезмәтләре калды галимнең.

Инде аның вафатына да байтак көннәр узып китте. Галимнең җәмәгате Альмира ханым, уллары, кызлары белән берлектә, Әнвәр кардәшебезнең шәкертләрен, дусларын, хезмәттәшләрен, фикердәшләрен искә алу табынына җыйды.

Искә алу мәҗлесен “Казан нуры” мәчете имам-хатибы Рөстәм хәзрәт Зиннуров Коръән укып башлады. Галимнәр Әнвәр Хәйринең күркәм сыйфатларын дулкынланып сөйләде. Аның яшьләргә ярдәмчеллеген дә ассызыкладылар. Әйе, гомер дигәнең уза да уза. Айгөлләрнең (Айгөл Хәйри) Җәмиләсе үсеп килә. Дәү әтисе аны бик ярата. Нишлисең? Фани дөнья — шулай.

Галим Әнвәр Хәйринең урыны җәннәттә булсын. Андый галимнәребез хезмәтләрен дәвам итүче яшь буын зыялыларыбыз да тәрбияләнсен иде!

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды