Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Гошер садакасы өчен рәхмәт!

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Гошер садакасы өчен рәхмәт!

Гошер садакасы өчен рәхмәт!. Төп яңалыклар

 

Гошер сәдакасын «Ярдәм» хәйрия фондының игелекле эшләре өчен куллану хәерле эш санала. Яшелчә, җиләк-җимешне Казан шәһәре, Серов урамы 4 а йорт адресы белән китереп тапшырып булды. Телефон: +7 (843) 223-03-59 .  

Гошер садакасы нәрсә ул, кемгә һәм күпме бирелә?

Гошер — ул бакчада үстерелгән яшелчә, җиләк-җимештән бирелә торган зәкәтнең бер төре. Ул җәмгыятьне социаль тигезсезлек аркасында килеп чыга торган канәгатьсезлектән арындыра.

Гошер-закятенең төгәл генә нисабы (ягъни күләме) булмаса да, елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү – фарыз (тиешле) санала.

Изге Коръәндә, Бәкара сүрәсенең 267 нче аятендә, болай диелгән:

«И, иман китерүчеләр! Кәсеп итеп тапканнарыгызның иң яхшыларын һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән сәдака итеп сарыф итегез. Үзегезгә биргән очракта күзегезне генә йомып алырдай яраксыз нәрсәләрне хәер итеп бирмәгез. Белегез, һичшиксез Аллаһ — бай, мактауга лаеклы!»

Әнгам сүрәсенең 141 нче аятендә Аллаһ Тәгалә шулай ук әйтә:

«Ул Аллаһ — җимешләре төрле булган терәкле һәм терәксез бакчаларны да, хөрмәләрне игеннәрне дә, зәйтүн һәм анарларны яралтучы. Уңыш биргән вакытларында сез җимешләрен ашагыз, урып-җыеп алган көнне исә гошер һәм закятен бирегез, ләкин чиктән ашмагыз. Аллаһ исраф итүчеләрне сөйми» — ди.

Шул ук Бәкара сүрәсенең  271 аятендә әйтелә:

«Әгәр сәдакаларыгызны ачыктан-ачык бирәсез икән, бу бик яхшы. Әмма, әгәр моны яшереп, беркемгә дә күрсәтмичә ишеттермичә бирсәгез, бу сезнең өчен тагы да яхшырак. Ул Аллаһ биргән сәдакаларыгыз сәбәпле, гөнаһларыгызның кайберләрен гафу итәр. Аллаһ сезнең ни кылганыгыздан хәбәрдардыр» — диелә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куелып, су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән.

Гошер садакасын кемгэ бирергә?
Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә, кем үз-үзен тәэмин итә алмый, шуларга өлеш чыгару, бик саваплы. Гошерне элек-электән мәдрәсә шәкертләренә дә биргәннәр. Теләге булганнар аны мәдрәсәләргә һәм башка дини уку йортларының ашханәләренә китерә ала.

Гошер сәдакасы ул безнең малыбызга бәрәкәт бирә. Гошер биреп, мин үзем ризыксыз калам дип уйлау дөрес түгел. Киресенчә, әгәр дә син гошерне генә түгел, гомумән башка сәдакаларны да ихлас күңелдән бирәсең икән, Аллаһы Тәгалә сиңа аларны икеләтә арттырып кайтара. Без шуңа омтылырга, ышанырга тиешбез.

Аллаһның чиксез рәхмәте ихлас күңелдән изге гамәлләр кылучыларга булыр. Ягъни саваплы эшләрне мине юмарт дип сөйләсеннәр, мактасыннар әле, яисә бу гошер бирми дип әйтмәсеннәр өчен эшләргә кирәкми. Безнең һәр гамәлебез ихластан эшләнергә, бары тик Аллаһы ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Шул вакытта гына аның савабы була һәм биргән садкасының да нәтиҗәсен кеше бу дөньяда ук күрәчәк.

Гошер кайчан бирелергә тиеш?
Гошер сәдакасын бирүнең билгеле бер вакыты юк, гадәттә, аны көз көннәрендә, уңыш җыеп алынгач та бирергә тырышалар. Ләкин әлеге төр сәдаканы көзнең кайсы аенда да бирергә ярый. Көз кәнендә генә түгел икенче уңыш өлгергәнче теләсә кайсы вакытта тапшырылса да кабуллардан булыр ин шә Аллаһ.

Җиләк-җимеш һәм яшелчәдән варенье яисә солянкалар ясап бирергә ярыймы?
Әлбәттә ярый. Гошер сәдакасына яшелчә һәм җиләк-җимешнең үзен генә түгел, ә алардан әзерләнгән кайнатмалар, салатлар рәвешендә бирү яхшырак та, чөнки алай бакча нигъмәтләре бозылмый һәм аларны озак вакыт саклап була.

Гошерне туганнарыңы бирү ярыймы?
Әгәр туганнарыгыз мохтаҗ булса ярый. Ләкин бакчадан алынган уңышны, күчтәнәч итеп, бай яки урта хәлле туганнарыңа алып килү гошер сәдакасы булып кабул ителми, бу күчтәнәч кенә булып санала. Ул бүләк бирү, кеше күңелен сөендерү кебек кенә була.

Без аңларга тиеш, сәдака бит ул мохтаҗ кешеләргә генә бирелә, авыр хәлдәге кешегә ярдәм күрсәтү булып санала. Андыйларга бирү хәерлерәк һәм саваплырак. Әгәр мохтаҗ, авыру туганыгыз бар икән, һичшиксез гошерне аңа бирергә була.

Хезмәт куеп үстерелгән уңыштан күпме гошер түләнә?
Яшелчәләрне яки шул ук бәрәңгене үстерү өчен чыгымнар күп була. Авылларда акчасын түләп, елына ике тапкыр бакчасын эшкәрттерәләр, бәрәңгесен утырттыралар, аны көзен шулай ук кайберәүләр трактор кертеп казытып ала. Җәй буена чүбен утау, төбен өю, коларадо коңгызларына каршы көрәшү, сабагын чабу, тирес кертү һәм башка эшләрне саный китсәк, бик күп хезмәт кергәнен аңлыйбыз.

Мәсәлән, чагыштыру өчен: алмагачтан алма алыр өчен янына барып та карыйсы юк, яңгырлы ел булса су да сипмисең, өлгергәч алмаларын җыеп кына аласы, ә бәрәңге үстерер өчен бик күп көч куярга туры килә, монда буш вакыт та, сәламәтлек тә, акча да кирәк. Шуңа күрә зур хезмәт куеп, күп чыгымнар кертеп үстерелгән уңыштан гошер итеп егермедән бер өлешен генә бирү дә ярый.

Гошер сәдакасын «Ярдәм» хәйрия фондының игелекле эшләре өчен куллану хәерле эш санала. Яшелчә, җиләк-җимешне Казан шәһәре, Серов урамы 4 а йорт адресы белән китереп тапшырып була. Телефон: +7 (843) 223-03-59 .  

Аллаһы Тәгалә һәрбарчаларыбызга исәнлек-саулык бирсен, бәла-казалардан сакласын, биргән гошер садакаларыбызны кабуллардан кылсын! Амин!


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды