Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Иҗтимагый хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илгиз Сармановка уңышлар!

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Иҗтимагый хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илгиз Сармановка уңышлар!

Иҗтимагый хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илгиз Сармановка уңышлар!. Төп яңалыклар

Казанның иҗтимагый оешмалар илә хезмәттәшлек бүлеге башлыгы итеп Илгиз Сарманов билгеләнде. Ул шәһәр командасында 20 елдан артык эшли. Һәрвакытта халык өчен тырыша. Башкалабыз Казанның тынычлык, иминлек, хәерхак урыны булуы өчен эшли. 

 

Казан Башкарма комитеты аппаратының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеген Илгиз Сарманов җитәкләде. Элегрәк ул шул ук бүлекчәдә урынбасары вазыйфасын биләгән. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә ТР башкаласы мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

«Һәркемгә билгеле кеше. Командада 20 елдан артык эшли. Физик культура һәм спорт комитетында эшли башлады. Соңгы 10 елда иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегендә эшләде», – диде шәһәр башлыгы.

Ул бүлекчәнең мөһим мәсьәләләре белән шөгыльләнүен билгеләп үтте: «Бу, беренче чиратта, безнең күпмилләтле шәһәрдә төрле диннәр, дини берләшмәләр, иҗтимагый оешмалар һәм сәяси партияләр белән хезмәттәшлек итү. Һәрвакыт темада, диалогта булырга һәм бу эшне оештыра белергә кирәк. Илгиз Нарминовичның тәҗрибәсе һәм әзерлеге аңа бу мәсьәләләрне тиешле дәрәҗәдә хәл итәргә ярдәм итәр дип өметләнәбез», — диде Илсур Метшин.

Хөрмәтле Илгиз әфәнде!  Без Сезгә уңышлар гына теләп Аллаһка ялварабыз. Сез дәүләт эшендә олы вазыйфаны – диният, иҗтимагый фикер һәм тормыш белән дәүләт арасында күпер ролен үтисез. Тарихи мирасыбызны саклауда, динебез ядкәрләрен яңа буынга җиткерүдә, халыклар дуслыгын ныгытуга, татар-мөселман милләтен дөньяга танытуда үзегездән биниһая зур өлеш кертәсез.

Киләчәктә дә Сезнең белән бергә Татарстаныбызда яшәгән халык һәм бар милләтебез һәм Ватаныбыз Россия өчен тагын да зур эшләр башкарырга насыйп итсен.

Белешмә

Сарманов Илгиз Нармин улы 2003 елдан 2004 елга кадәр шәһәрнең «Өмет» телләр һәм мәдәниятләр үсеше фондында хуҗалык урынбасары вазифасын башкара.

2004 елдан 2005 елга кадәр Республика яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Физик культура, спорт һәм туристлык комитетында укыту-спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече булып эшли.

2006—2007 елларда Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитетында укыту-спорт бүлегенең баш белгече булып эшли.

2007—2008 елларда Казанның Совет районы хакимиятендә Физик культура һәм спорт бүлеген җитәкли.

2009 елдан 2015 елга кадәр «Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты аппараты» МКУ тикшерү һәм ришвәтчелеккә каршы эш идарәсенең ришвәтчелеккә каршы эш бүлегенең баш белгече булган.

2015 елдан «Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты аппараты» МКУның Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлегендә баш белгеч булып эшли, ә 2021 елда җитәкче урынбасары вазифасына күчә.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды