Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Ифрат вакытлы, ифрат кирәкле!

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Ифрат вакытлы, ифрат кирәкле!

Ифрат вакытлы, ифрат кирәкле!. Төп яңалыклар «Ярдәм» мәчетдә булып үткән гаҗәеп очрашудан кайтканда, андагы чыгышларны кат-кат күз алдыма китердем һәм беренче булып телемә шушы сүзләр килде: ифрат дәрәҗәдә кирәкле һәм үз вакытында уздырылган конференция бит бу!

Анда күтәрелгән мәсьәләләр нәзарәткә, мәчет-мәдрәсә җитәкчеләренә, махсус өлкә белгечләренә - галимнәребезгә генә кирәк түгел, Аллаһы юлындагы һәркайсыбызга да мөһим аларны тирән аңлап, дөрес аңлатуларыбыз зарури.

Юкса, тарих фәннәре докторы Айдар Хабутдинов әйткәнчә, “толерантность, яшьләрне наркоманиядән саклыйк дип күп сөйләүдән файда юк, сүз түгел, гамәл, эш кирәк. Илдар хәзрәт Баязитовның уникаль үрнәге кебек эш. Ислам менә шул була инде ул, җәмәгать! Юкса, Советлар Союзы таркалуга, һәр төбәк үзенә нәзарәт төзеп, белер-белмәс бәндәләр мөфти исемен алып, исламның эчтәлегенә күпме зыян салдылар”.

Конференция Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Ярдәм” Ислам хәйрия фонды, Бөтендөнья Татар Конгрессы, Татарстан Иҗтимагый Палатасы, Россия Ислам институты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылып, аңа Мәскәүдән дә, илнең башка төбәкләреннән дә вәкилләр чакырылган иде.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр:
Исламның социальләштерелүе: Россия мөселман өммәтенең революциягә чаклы тәҗрибәсе һәм совет чоры практикасы;
Исламда социаль хезмәт;
Икътисад һәм мөселман өммәте.

Гадәттәгечә, Коръән сүрәләре, Россия Мөфтиләре Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин котлаулары, изге теләкләре белән башланып киткән җыелыш күңелләргә күтәренке рух өстәп, уңай, матур нәтиҗәләргә өметләндерде.

-Рәхмәт сезгә шундый мөһим сөйләшүгә чакыруыгыз өчен,-диде Россиянең наркотиклар контроле федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары, полиция полковнигы Эдуард Гәрәев. - Бүген наркомания дигән коточкыч чиргә каршы көрәштә дин иң үтемле, көчле корал. Җәмгыятебезне, киләчәгебезне савыктырудагы тырышлыкларыгызга рәхмәт.

Мәгариф – социальләштерүнең иң мөһим үзәге. Россия Ислам институты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшинның бу темага сөйләр сүзләре күп, әлбәттә. Без телевидение аша да, төрле чараларда да аның тирән эчтәлекле чыгышларын һәрчак рәхмәт хисләре белән тыңлыйбыз. Монда да “Мөселманнарны социальләштерүдә мәгариф стандартлары иң мөһим корал” дигән темасы актуаль иде.

-Россия империясе чорында яшәгәндә дә безнең әби-бабаларыбыз гыйлемгә омтылган, гыйлемле булган. Екатерина II нең мәчетләр төзергә рөхсәт бирүеннән соң, әлбәттә, халкыбыз бу мөмкинлектән файдаланып калырга бөтен көчен биргән. Бүген инде мәдрәсәләр дә, институтыбыз да гөрләп эшли. Теләге булган һәр кеше дини уку йортында укый ала. Белемнәрен күтәрергә теләгән яшьләребез хәтта Каһирәгә, Истанбулга, Мароккога хәтле баралар. Бурычыбыз аннан кайткан белгечләребезгә булышлык күрсәтүдән, ягъни гореф-гадәтләребезне үтәүдә авыл халкы белән уртак тел табып, килешеп эшләүләренә ирешүдән гыйбарәт. Дин гыйлеме намаздан, әти-әни, әби-бабайларның үрнәгеннән башлана. Мәчет намаз уку үзәге генә түгел, мәчет ул рухи тәрбия, халыкның рухи сафлык эзләп табу урыны да. Һәм укыту, дин сабаклары бирүне, мәгариф стандартларын ныклы системага салу бик мөһим,-диде Рәфыйк хаҗи.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның чыгышын шулай ук зур кызыксыну, дулкынлану белән тыңладык. Аның “Татар милләте һәм татарларда традицион ислам” дигән темага ясаган чыгышын тыңлап, рухлану хисләре кичердек.
“Күп шул әле, бик күп ачыласы тарихыбыз битләре! Кемнәр соң без, татарлар? Нишләп күп җирләрдә төрлечә аталабыз? Чорлар, гарасатлар... Исмәгыйль Гаспралы бөтен ислам, татар милләте өчен генә эшләгәнме? Мәнфәгатьләребезне истә тотып, барлык татарларны берләштерүгә ирешәсе иде. Кырым татарлары үзләренчә, аерым яшәргә өйрәнгән, аларны үзгәртүе ансат түгел. Кайбер шовинистлар төрле тарих сәхифәләрендә татар сүзен төшереп калдыралар. Россиядәге ислам юнәлеше татар белән тыгыз бәйләнгән. Тамырларны үзебез белергә тиешле. Исламны Болгарга гына бәйләп карау бәхәсле. Төгәлен без белмибез. Зират ташларын, хәрабәләрне карасаң, күп нәрсәләрне ачарга була. Изгеләр җирләнгән урыннар Болгарда да, Себердә дә, Кырымда да йөзләрчә. Бабаларыбыз ни өчен Урта Азиягә, Бохарага, Хорезмнарга йөргәннәр? Татардагы ислам Болгарга гына кайтып калмый. Традицион һәм тарихи нигезләребезне өйрәнүебез мөһим. Догматик карашлар белән килешергә ярамый”,-диде Дамир Мәүләви улы.

“Россиядә ислам икътисады һәм финанслары перспективасы һәм мәсьәләләре” темасын яктырткан докладында Ринат Габбасов: “Бабаларыбызның сәүдәгәр булулары гасырлардан гасырларга билгеле. Бүген традицияләрне тиешле югарылыкка күтәрү зарури. Ислам банкларын, ислам иминиятен төзү, канунлаштыру кебек мөһим мәсьәләләрне хәл кылу кирәк. Яшьләребезне җитди эшлеклелеккә өйрәтү булса, гомумән, халкыбызга хәләлчә яшәү мөмкинлекләре ачылыр”,-дип сөйләсә, Илсур Нәфыйков глобаль үзгәрешләр чорында исламның социаль әхлакый урыны мәсьәләсенә тукталды.
«Ислам нәрсә ул?-дигәнгә, ул билгеле аерым халык төркеме генә түгел, ә социаль төркем; конфессия генә түгел, ә структура. Глобаль фән ул - ислам, бай әдәбиятка ия, дөньякүләм кыйммәтләр чыганагы һәм нәкъ әнә шулар мөселман өммәтенең яшәеш кануннарын формалаштыра”.

Мөгаллимә Мәдинә Әбделганиева кардәшебезнең ислам юлында гаҗәеп күп эшләве, милләтебезнең үзаңын агарту, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау юлындагы тырышлыклары сокландыра да, куандыра да. Ул ире хәрби табиб Солтан белән күп җирләрдә хезмәт итеп, төрле халык арасында яшәсә дә, татар исемен горур саклап, татарның асыл үрнәген күрсәтеп, хөрмәт казана. Казанга кайткач, Мәдинә Хәниф кызы рус мәктәбендә укыта башлый. Биредә дә ул тирән белеме белән генә түгел, ә оста оештыручы, балаларга дөрес тәрбия бирүче фидакарь зат буларак та үзен таныта. «Исемең матур, кемнәр куйган?”, “Нәрсә ул васыять?», «Шәҗәрәңне беләсеңме?” кебек темаларга үтә дә мавыктыргыч чаралар үткәрә. Мәктәпнең 500 баласы: татары, русы, чувашы үз нәселенең шәҗәрәсен төзи.

Шуларның нәтиҗәсе буларак, кулыбызда “Ярдәм” мәчете басмаханәсендә нәшер ителгән “Югары Чагадай мирасы” дигән гаҗәеп китап. Авторы – әтисе Хәниф Вәлиев, китаптан әле буяу исләре аңкып тора. Мәдинә ханым мәчет хезмәткәре Александр Долгов белән берлектә әтисенең гаҗәеп бай мирасын туплап дөньяга чыгарган. Ул чын мәгънәсендә өстәл китабы булырлык итеп эшләнгән. Милләтең, динең, Ватаның өчен җаныңны, вакытыңны кызганмау үрнәге бу!
-Ни кызганыч, татар бүген үзен-үзе югалтып бара,-дип башлады Мәдинә ханым үз чыгышын. - Шушы конференциядә генә дә чыгышлар никтер татарча түгел! Баласына исемне куша да белмәгән татар йөрәкләрне яндыра! Бүген бездән тәгаен эш таләп ителә. Молекуляр үтеп керү алымын аңлатып, кешеләребезгә исламча яшәүнең чын бәхет-сәгадәт икәнлеген төшендерергә тиешбез. Югыйсә, без толерантлык турында күп сөйлибез, ә аяк астына карамыйбыз. Баланы 2-3 яшьтән шөкер итәргә өйрәтү зарур. Каныбызга сеңгән әби-бабайларны санлау, алар кушканны үтәп яшәү кирәк,-диде Мәдинә ханым.

-Мәдинәгә рәхмәт, ул мине чын гореф-гадәтләребезчә яшәүдә әйдәүчем булды. Бу җыелышта аның белән бергә катнашуыма бик шатмын. Әйтергә теләгәнем шул: бик кирәкле мәсьәләләр турында сөйлисез, тормышка ашырыру гына сорала. Һәм менә нәрсә, җәмәгать — дөньякүләм гауга чыкты, үтерешләр, Мөхәммәд Пәйгамбәребез (с. г. в.) карикатурасы мәсьәләсендә, әнә Грозный шәһәрендә миллионга якын халык урамга чыкты, килешмәүчәнлек белдерелгән нәфрәт чыгышлары башка җирләрдә дә күп булды. Ә бездә дәшмиләр. Нишләп?
Һәм тагын бер нәрсә – инде шул гына җитмәгән иде – бездә Әлмәндәр карт турында мультфильм төшерәбез, акча кирәк, дип сафсата саталар! Әҗәл фәрештәсе ул Мөхәммәд Пәйгамбәрдән дә алдарак, өстәрәк Аллаһы Тәгалә каршында. Димәк, фәрештәдән көлү, аны мыскыллау һич тә ярый торган эш түгел. Ә сез, галимнәр, дин оешмалары ник дәшмисез? Ник юл куябыз?-дип сөйләде Мәдинә ханымның тормыш иптәше Солтан Әбделганиев.
-Рәхмәт, кардәш!!! -дип чәчрәп торды бу мизгелдә урыныннан динебез юлында хаклык, гаделлек өчен аяусыз көрәшчебез Әлмира Әдиатуллина. - Мөслимәләр оешмасыннан нәзарәткә, башка идарә органнарына мөрәҗәгатьләр җибәрдек, җавап булмады. Катгый таләп-фикерләребезне сөекле Пәйгамбәребезне яклап, дөньяга ишеттерүебез зарури иде. Аннары, җәмәгать, быел да балаларыбызның Коръән уку бәйгесенә сораулар әзерләдек. Алар “Мөслимә” газетасының соңгы санында басылып чыкты. Балаларны “Ярдәм” мәчетенә алып килергә әзерли башлагыз.

Урыннардан Әлмира ханымга рәхмәт һәм хуплау сүзләре ишетелде.
Тарих фәннәре кандидаты Әскар Гатинның чыгышы бу фикерләрнең дәвамы кебек булды.

-Гореф-гадәтләрнең юкка чыгуына юл куймыйк. Мәчеткә кергәч тә дога кылу, мәчет намазы укуны, йә ашап туйгач, дога кылуны белми яшьләр. Диндә вак нәрсәләр юк. Хак Тәгалә кушканны үтәү, сүздә түгел, ә эштә кылган гамәлләребезне күрсәтеп яшәү тормыш кагыйдәбезгә әйләнсен,-диде галим.
Мөфти Галимҗан Барудиның чиксез зур хезмәтләре, фидакарьлеге, шәхси батырлыгы (ул Сталинга 1921 елгы ачлык галәмәтләрендәге хаталарны күрсәтеп хат яза) – барыбызга да чын мөселманлык үрнәге. Ул ачкан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, XX гасыр башында татар халкын агартуда зур роль уйнаган журналы бүген дә аның бәһасез хезмәтләренә дәлил булып торадыр.

“Баруди – милләткә хезмәт итүнең үрнәге” дигән Әскар әфәнденең чыгышы барыбызның да күңеленә сары май булып ятты дияр идем.

Пенза өлкәсенең имам-ахуны Ислам хәзрәт Давыдов: “Татарлыгыбызны да, телне, гореф-гадәтләребезне дә саклап киләбез. Әлхәмдүлилләһ, балаларны, яшьләрне шушы рухта тәрбиялибез, хәләл ризыклар җитештерәбез, балдан ясалган 50 төрле дәвалау препаратларыбызны бөтен Рәсәй ала”,-дип сөйләве белән шулай ук барчабызны куандырды. Аңа да рәхмәтләребезне белдердек, “Сөбханаллаһ”ларыбызны әйттек.

Татар эшмәкәрләрен дөньякүләм берләштерүче остазыбыз Фәрит Уразаев исеме барыбызга да күптән мәгълүм. Нәкъ менә үтә кирәкле, файдалы зур оештыру хезмәтләре белән танылды ул. “Хәзерге татар дөньясында хәләл индустриясе” темасындагы чыгышында күп төрле мисаллар аша татарның хәләл җитештерү өлкәсендәге уңышлары яктыртылды. “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, якты рух дибез. Максатыбыз – татар эшмәкәрләрен үзебезнең җәмгыяви яшәешебезгә тарту, рухи азык белән тән азыгын бер карап, бәрәкәткә ирешү”,-диде ул.
Татарстан Фәннәр Академиясенең Тарих институты фәнни хезмәткәре Зөфәр Мәхмүтов Петропавловск шәһәрендә мөселман рухи структурасын формалаштырудагы эшләре турында сөйләде. “Татарлар башка халыкларны исламга тартуда, мәгърифәтле итүдә күп эшләде. Казахлар бу хакта һаман рәхмәт сүзләре белән искә ала,-диде ул. - Тел югалу күз алдында, яшьләрне, балаларны гореф-гадәтләребез нигезендә тәрбияләргә тырышабыз”.

Саратов, Мәскәү калалары вәкилләренең чыгышлары да шушы фикерләрне куәтләү булды. Аларның барчасы чыгышларын “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка чиксез зур рәхмәт сүзләре белән төгәлләделәр. Аннары “Резолюция проекты» кабул ителде.

-Мондый бәрәкәтле очрашу-киңәшләшүләребез тагын булсын. Изгелекләрегез, игелекләрегез Аллаһының рәхмәтләре булып, үзегезгә әйләнеп кайтсын, Илдар хәзрәт!-диде конференцияне ябып, дога кылганда Россия Мөфтиләре Шурасы рәисе урынбасары Али хәзрәт Хәсәнов.

-Әмин. Әмин. Бирсен Раббым!-дидек без дә. Ифрат вакытлы, файдалы киңәшләрегездә кабул ителгән тәкъдимнәр чынга ашсын, тормышка ашсын.

Мөслимә ШӘФЫЙК

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды