Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Игътибар! Татарстан җирлегендә намаз вакытлары үзгәрә

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Игътибар! Татарстан җирлегендә намаз вакытлары үзгәрә

Игътибар! Татарстан җирлегендә намаз вакытлары үзгәрә. Төп яңалыклар

5 майдан август башына кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушыла. Димәк, төн дәвамында аклык бетми һәм ястү намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый.

Шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать белән исәпләүгә күчү карар кылынды. Ястү намазы кояш баегач - 1 сәгать 30 минуттан соң, ә сәхәрне тәмамлау һәм иртәнге намаз керү вакыты кояш чыгарга 2 сәгать алдан дип билгеләнде дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте.

Шулай итеп, 5 майда ястү намазы вакыты кичке сәгать тугыз туларга бер минутта (20.59) керә. Ә 6 майда сәхәр тәмамлану һәм иртәнге намаз вакыты керү иртәнге сәгать ике туларга ун минут (01.50) дип күрсәтелә.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды