Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева авазлары бөтен җиһанны иңләде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева авазлары бөтен җиһанны иңләде

Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева авазлары бөтен җиһанны иңләде. Төп яңалыклар Халык ышанычсыз кешеләр белән бергә утырмас.
Хәдис

Кичә, ягъни 30 июльдә «Ярдәм» мәчете ишегалдында Ураза бәйрәме хөрмәтенә бик зур чара узды. Бирегә яше-карты, сабые-бәбие белән яшь гаиләләр күп килгән иде. Һәр бала күңеленә үтәрлек итеп, Г. Кариев исемендәге Яшьләр театры артистлары үз осталыкларын күрсәтте. “Бәрәкәт” ансамбле, милләт сандугачына әйләнеп бара торган Алинә Булатова яшьләр күңеленә аеруча якын иде. Хәер, сүземне дәвам иткәнче, баштан керешим әле.

Җыенны “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Рамил хәзрәт Ибраһимов Коръән укып башлап җибәрде. Ишегалдында бүләк, күчтәнәч, хәләл ризыклар, казылыклар, татлы тәмләткеч рәтләре тезелгән иде. Хәләл-милли Ярминкә гөрләде.



Рәхим ит! Сыйлан, тәмле-татлы сулар эч, карбыздан авыз ит! Рәхәтләнеп ял ит!

Ә рухият кылларына кагылсак, милләтебезнең моң дәрьясына «чумасыбыз” килсә, рәхим ит, тыңла! Биредә татарның танылган күренекле мәшһүр җырчылары Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева авазлары бөтен җиһанны иңләде. Аларның моң тулы авазлары һәр күңелне иләсләндереп, иркәләде, назлады. Аларга тагын Ильяс Халиков, ИлСаф моңнары өстәлеп, барлык калебләрне хушландырды.

Бирегә килгән инвалидлар да халык рәхмәтенә кушылып, үзләренең рәхмәт хатларын “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка, Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага тапшырдылар. Үзем дә халыкны: “Гыйлемебезне арттырыйк, җәмәгать. Намазларыбызны, изге китабыбызны укыйк, хәләл ризыклар белән тукланып, шәригатьчә яшик, дусларым”,-дип халыкны әдәп-әхлакка чакырдым. Икенде намазын бергәләп мәчеттә укыдык, Аллага шөкер!

Безләрне бигрәк тә мәчет ишегалдында төрле яшьтәге һөнәр ияләре, яшьләрнең, балаларның күп булулары шатландырды. Һәр кешегә монда шөгыль һәм кызыксынуга җай табылган иде. Балалар спорт уеннарында көч сынашты. Ак чатырда олылар өчен дә урындыклар куелган иде. Анда догалар да, халык моңнары да яңгырап торды. Милләттәшләребез, диндәшләребез узып киткән Рамазан аен олылады, күмәкләшеп, бергәләп бәйрәм итте.

Мин бу бәйрәмне планета югарылыгында узды диясем килә.


Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм» мәчете

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды