Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар Баязитов Буада булды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар Баязитов Буада булды

Илдар Баязитов Буада булды. Төп яңалыклар Кичә, 9 августта, Татарстан мөфтие урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Илдар Баязитов эшлекле сәфәр белән Буа районында булды. Мөфти хәзрәтләре Килдуразы авылының “Гыймран” мәчетенең 25-еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасында һәм Иске Суыксу авылында “Шәрифҗан” мәчете ачылышында катнашты.

Бәйрәм чаралары Коръән уку белән башланып китте. Мәхәллә халкы каршында мөфти урынбасарлары, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Көньяк-көнбатыш төбәге казые Инсаф Җәләлетдинов чыгыш ясады, үзләренең нәсыйхәтләрен җиткерде. Соңынна бәйрәмгә чакырылучы халык өчен бәйрәм табыны әзерләнде

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды