Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар Баязитов Ратушада Казан мэры уздырган киңәшмәдә катнашты

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар Баязитов Ратушада Казан мэры уздырган киңәшмәдә катнашты

Илдар Баязитов Ратушада Казан мэры уздырган киңәшмәдә катнашты. Төп яңалыклар "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов Ратушада Казан мэры уздырган киңәшмәдә катнашты.

Бүген Казан Ратушасында шәһәр мэры Илсур Метшин башкаланың дин әһелләре катнашында киңәшмә уздырды. Әлеге киңәшмәдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов катнашты.

Очрашуда сүз Казандагы дини вәзгыять хакында барды. Хакимият вәкилләре шәһәрдә соңгы вакытларда дини вәзгыятьнең уңай якка үсешен билгеләп уздылар.

Мөфти Казан мэрын шәһәр имам-хатыйблары белән таныштырды. Соңыннан Илсур Метшин Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдиновка һәм башка имамнарга дини эшчәнлек алып баруда уңышлар теләде һәм рухи кыйммәтләрне җиткергән өчен рәхмәтен җиткереп истәлек бүләкләре тапшырды.

"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды