Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар Баязитов: “Террорчылык актларыннан соң котыртуларга бирешмәскә кирәк”

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар Баязитов: “Террорчылык актларыннан соң котыртуларга бирешмәскә кирәк”

Илдар Баязитов: “Террорчылык актларыннан соң котыртуларга бирешмәскә кирәк”. Төп яңалыклар Казанда яшәүче мөселманнар, Волгоградта булган теракт уңаеннан, канәгатьсезлек белдерә.

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Казанда яшәүче мөселманнар, Волгоградта булган теракт уңаеннан, канәгатьсезлек белдерә. Дине һәм милләте булмаган кешеләр халыкка каршы гамәл кылды. Алар, шулай итеп, Россиядәге тотрыклылыкны кузгатмакчы була. Бу хакта бүген Казанның Ярдәм мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов белдерде.

“Бу - коточкыч гамәл. Бу коточкыч гамәлне кылучылар - иң начар кешеләр. Бу хәлләргә карата канәгатьсезлек белдерәм”, - диде ул һәм шартлаудан зыян күргән кешеләргә һәм һәлак булучыларның туганнарына кайгы уртаклашу сүзләре белдерде.
Илдар Баязитов сүзләренчә, барлык дин вәкилләре – мөселманнар, христианнар һәм яһүдиләр Россия бердәмлеген һәм тынычлыгын күрәтеп террорчылыкка каршы берләшергә тиеш.

“Террорчылык актларыннан соң котыртуларга бирелеп, бер-береңне гаепләргә ярамый. Без террорчыларның дине һәм милләте булмаганын аңлыйбыз. Дошманнар бәйрәм алдыннан бер гаепсез кешеләрне юк итте, әмма православие һәм ислам дине вәкилләрен талаштыру аларның көченнән килмәячәк”, - дип белдерә Баязитов сүзләрен Ярдәм мәчете матбугат хезмәте.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды