Татарстан мөфтие киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов белән “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев Свияжскидагы 5 нче Төзәтү колониясендә булдылар.
Колониягә визитлары барышында алар кирпечтән салынган ике катлы мәчеткә керделәр һәм анда мөселманнар белән күптән түгел узып киткән Корбан бәйрәме хакында сөйләштеләр.
Тоткыннар әлеге бәйрәм вакытында үзләренә булышкан өчен имамнарга рәхмәт белдерделәр һәм мондый ярдәм киләчәктә дә дәвам итсә иде дигән теләкләрен ирештерделәр.