Казандагы “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, “Ярдәм” хәйрия фонды Советы рәисе, Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов бөтен дөнья мөселманнарын һәм “Ярдәм” мәчете мәхәлләсендә яшәүчеләрне Изге Рамазан ае башлану белән котлады.
“Мөселманнар өчен көтеп алынган изге Рамазан ае белән котлыйм! Бу ай Аллаһы Тәгалә юлында тырышлык кую ае. Без – сәламәт һәм мөлкәте булган кешеләр – инвалидларга, азкеремле кешеләргә һәм мохтаҗларга ярдәм һәм кече күңеллелек күрсәтергә тиешбез.
Барлык дин кардәшләребезгә бөтен Рамазан ае дәвамында уразаны Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешүне өмет итеп тотуыгызны һәм Аллаһы Тәгалә юлында һәм мохтаҗлыгы булган кешеләргә ярдәм итүегезне теләп калам!