Татарстан башкаласындагы «Ярдәм» мәчетендә Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибен сайлау үткәрелде. Анда катнашкан имамнарның карары белән бертавыштан Татарстан мөфтиенең социаль эшләр буенча киңәшчесе, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов сайланды.
Илдар хәзрәт соңгы берничә елда инде бу вазифаны башкарган иде. Бу чорда биредә уңай якка күп кенә үзгәрешләр булды, мәчетләрдә мәхәллә халкы ишәйде һәм имамнарның бердәмлеге артты. Болар хакында һәм Илдар хәзрәт Баязитов җитәкчелегендәге “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды башкарган социаль эшләр турында Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Сәлахов Ленар Мансур улы, мэрия вәкиле Сарманов Илгиз Нармин улы, шулай ук район хакимияте вәкиле Арсланов Ирек Мансур улы сөйләде.
Илдар хәзрәт Баязитовны Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе итеп сайлаганнан соң, бирегә җыелган халык аны бу вазифа белән котлады һәм аңа социаль өлкәдә уңышлар теләде, шулай ук рәсми хакимият вәкилләре төрлечә булышачаклары хакында да ышандырдылар.