Казанның «Ярдәм» мәчетендә дәүләт структуралары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашында «Химик бәйлелек – наркомания һәм эчкечелек” дигән семинар булып узды.
Бирегә җыелган инсаннар наркотик матдәләр куллану, эчкечелек, токсикомания, уен машиналарына бәйлелеккә төшү кебек җәмгыять авыруларыннан котылу мәсьәләләрен тикшерделәр.
Башта бирегә килгән кунаклар “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәген карадылар, аларга экскурсияне “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баяхитов ясады.
Семинарда кереш сүз белән Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов чыгыш ясады. Илдар хәзрәт Баязитов Татарстанда наркотиклар әйләнешен күзәтү буенча РФнең Федераль хезмәте идарәсе каршындагы Иҗтимагый Совет әгъзасы һәм Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет әгъзасы да булып тора. Илдар хәзрәтнең билгеләп узуынча, әфьюнгә бәйлелеккә каршы инде 20 ел буена эш алып барыла. Хәзерге вакытта “Сөләйман” мәчетендә наркотик матдәләрдән бәйлелеккә каршы махсус үзәк эшли.
“Кеше никадәрле диндә ныгыса, ул хәрамнан шулкадәрле ерагая”,-дип искә төшерде Илдар хәзрәт.
Семинарда чыгыш ясаучылар күп булды. Анда элек үзе дә наркотик матдә кулланган, Казанның тернәкләнү үзәге директоры Тимур Аюпов та, Татарстан Министрлар Кабинеты хезмәткәре Разия Садыйкова да, Эчке Эшләр министрлыгы полициясе җитәкчесе урынбасары Марат Айдаров та, ТҖ МДНнең Яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшин да һәм башкалар чыгыш ясады.
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте