Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов Рамазан аендагы ифтарларны искәртеп узды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов Рамазан аендагы ифтарларны искәртеп узды

Илдар хәзрәт Баязитов Рамазан аендагы ифтарларны искәртеп узды. Төп яңалыклар

Билгеле булганча, быелның 23 мартында Рамазан ае башлана. Аңа Татарстандагы, шул исәптән, Казандагы дин әһелләре дә ныклап әзерләнә.

Шул уңайдан, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов искә төшереп алды. .

Мәхәллә халкын бу зур вакыйга белән котлаганнан соң, Илдар хәзрәт монда эшләүче хезмәткәрләргә башланачак Рамазан аеның фазыйләтләрен аңлатты. Әйтик, Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешегә гадәти көннәрдә эшләгән бер яхшылыгы өчен бер савап язылса, шундый ук гамәл өчен Рамазан аенда 7 тапкыр күбрәк савап языла. Ә Рамазанда кылган сөннәт гамәлләр өчен фарыз гамәл савабы язылачак. 

“Ярдәм” мәчетендә узган еллардагы кебек мохтаҗ инсан авыз ача алачак. “Ярдәм” мәчете кешеләргә авыз ачтыру буенча Татарстанда гына түгел, бәлки Россия күләмендә иң күп эш башкаручыларның берсе булачак. 


“Безнең ифтарга, Аллаһы боерса, мәхәллә халкы да, кунаклар да күп киләчәк, шуңа күрә аларга иң югары дәрәҗәдә ихтирам кылып, хезмәт күрсәтергә кирәк булачак. Бу безгә Хак Тәгалә биргән намус эшебезгә әйләнергә тиеш”,-ди Илдар хәзрәт Баязитов “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләрен Рамазан ае башлану уңаеннан котлаганда.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды