Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов: Мөселманнар да спорттан читтә калырга тиеш түгел

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов: Мөселманнар да спорттан читтә калырга тиеш түгел

Илдар хәзрәт Баязитов: Мөселманнар да спорттан читтә калырга тиеш түгел. Төп яңалыклар 25 июньдә кичке сәгать алтыда «Ярдәм” мәчете янына шактый күп яшьләр җыелган иде. Аларның максаты велокросста катнашудан һәм хылыкка Рамазан турында искә төшергән магнитиклар таратудан гыйбарәт иде.

Менә алар янына спорт киеменнән булган Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров та күрендә. Баксак, ул шулай ук велокросста катнашырга дип килгән икән.



Рөстәм хәзрәт журналистларга татарчалатып: «Мин велосипедта йөрергә бик яратам. Җәйне велосипедта йөрер өчен көтеп алам. Рамазан ае уңаеннан “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләре шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткәч, велокросста катнашырга шатланып риза булдым”,-дип сөйләде.

“Ярдәм” мәчете имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов исә: “Татарстаныбыз спорт буенча зур уңышларга ирешеп килә. Узган елда Универсиаданы югары дәрәҗәдә үткәрүебез моңа ачык мисал. Тик мөселманнарга да спорттан артта калырга һич ярамый. Шуңа күрә без эшебезне бу беренче велокросста катнашудан башладык”,-диде.



Тиздән, ягъни 28 июньдә Җир йөзенә күләгәсен салачак Рамазан аена багышланган велокросста 50 дән артык мөселман катнашты. Алар Казан урамнары буйлап, “Мәрҗани” мәчетенә кадәр барды. Анда аларны Казан мөхтәсибе Мансур Җәләлетдин каршы алды һәм яшьләрне исламны күтәрергә чакырды.



"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды