Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов: «Мөселманнарны, христиан һәм яһүдиләрне террорчылыкка каршы берләшергә чакырам»

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов: «Мөселманнарны, христиан һәм яһүдиләрне террорчылыкка каршы берләшергә чакырам»

Илдар хәзрәт Баязитов: «Мөселманнарны, христиан һәм яһүдиләрне террорчылыкка каршы берләшергә чакырам». Төп яңалыклар Казан мөселманнары Волгоградтагы терактка тирән борчылу белдерделәр. Динсез һәм милләтсез кешеләр анда халыкка каршы террорчылык акты башкардылар, алар Россиядәге тотрыклылыкны селкетергә уйлыйлар, дип белдерде Казанның "Ярдәм" мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов.

"Бу чынлап та коточкыч начар акт. Тыныч халыкка каршы шундый әшәке ысул кулланучыларны юньле кешеләр, дип атап булмый. Андый бәндәләр Аллаһының ачуына дучар булачак. Минем мондый хәлгә ачуым килә. Үз чиратында, шартлау вакытында төрле тән җәрәхәте алучылар, вафат булучыларның туганнары кайгысын ихлас күңелдән уртаклашам”,-дип хәбәр итте Илдар хәзрәт Баязитов.

Илдар хәзрәт сүзләренчә, мөселманнар, христианнар һәм яһүдләр террорчылыкка каршы берләшеп, Россиядә тынычлык һәм бердәмлек икәнен күрсәтергә тиешләр.

-Террорчылык актыннан соң, һич тә бер-береңне гаепләп, төрле коткыларга бирелергә ярамый. Без барыбыз да шуны аңлыйбыз: террорчыларның иманы да, милләте дә юк. Бәйрәмнәр алдыннан дошманнарга бернинди гаепсез кешеләрне юкка чыгару мөмкин булды, әмма аларга православие һәм ислам дине вәкилләрен ызгыштыру насыйп булмас,-дип белдерде Илдар хәзрәт Баязитов.

"Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды