Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

ИЛДАР ХӘЗРӘТ БАЯЗИТОВ НАРКОТИКАЛАРГА КАРШЫ ИКЕНЧЕ МИЛЛИ СЪЕЗДА КАТНАШТЫ

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / ИЛДАР ХӘЗРӘТ БАЯЗИТОВ НАРКОТИКАЛАРГА КАРШЫ ИКЕНЧЕ МИЛЛИ СЪЕЗДА КАТНАШТЫ

ИЛДАР ХӘЗРӘТ БАЯЗИТОВ НАРКОТИКАЛАРГА КАРШЫ ИКЕНЧЕ МИЛЛИ СЪЕЗДА КАТНАШТЫ. Төп яңалыклар 12 майда Мәскәүдә наркотик матдәләрне профилактикалау өлкәсендә эшләүче оешмаларның Наркотикаларга каршы Икенче Милли съезды үтте. Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән хакимият һәм социаль яклау өлкәсе вәкилләре, фән һәм тернәкләндерү үзәкләре хезмәткәрләре катнашты. Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов шулай ук әлеге чарада катнашты.

Съезд кысаларында Илдар хәзрәт Наркотикаларга каршы Милли берлек идарәсе рәисе Никита Лушников белән очрашты. Алар Татарстанда наркоманнарны тернәкләндерү үзәге оештыру мәсьәләсе буенча фикер алышты.

Чара барышында делегатлар Россиядә 2020 елга кадәр каралган наркотикаларга каршы дәүләт сәясәте стратегиясе турында сөйләште. Катнашучылар аның хокукый базасын камилләштерергә кирәк дигән фикер белдерде. Шулай ук съезд барышында Наркотикаларга каршы Милли берлек каршында наркотик кулланучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүче үзәк оештыру һәм ММЧда, телевидениядә һәм кинода наркомания мәсьәләсен яктыртуның этик яклары каралды.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды