Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов РФ УФСИНенең Татарстан буенча Совет әгъзасы булды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов РФ УФСИНенең Татарстан буенча Совет әгъзасы булды

Илдар хәзрәт Баязитов РФ УФСИНенең Татарстан буенча Совет әгъзасы булды. Төп яңалыклар Россия УФСИНе каршындагы Татарстан Республикасының Иҗтимагый Советы утырышында җинаять-башкарма эшчәнлеге мәсьәләләре буенча утырыш булып узды. Анда Совет составына Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовны да кертү турында карар кабул ителде.

Шулай ук РФ УФСИНЕнең Федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе Д.З. Хәмәдишин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән бергәләп хезмәттәшлек итүдә һәм тоткыннарны тәрбияләү мәсьәләсендә уңышлы өлеш керткәне өчен Илдар хәзрәт Баязитовка “Рәхмәт хаты”н тапшырды.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанның төзәтү учреждениеләрендәге тоткыннарны дини яктан тәрбияләүдә актив эш алып бара. Моның өчен ул Казандагы төзәтү учреждениеләрен йөреп чыгып, төрле вакытларга хөкем ителгән мөселманнар белән очрашулар үткәрде, аларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү мәсьәләләре белән кызыксынды. Киләчәктә ул эшләрнең нәтиҗәләре дә булыр, Аллаһы боерса, дип уйларга кирәк.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды