Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов: «Сөләйман» мәчете киләчәктә дә күренекле гыйбадәтханәләрнең берсе булыр, Аллаһы боерса

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов: «Сөләйман» мәчете киләчәктә дә күренекле гыйбадәтханәләрнең берсе булыр, Аллаһы боерса

Илдар хәзрәт Баязитов: «Сөләйман» мәчете киләчәктә дә күренекле гыйбадәтханәләрнең берсе булыр, Аллаһы боерса. Төп яңалыклар Узган шимбәдә Казанның Левченко бистәсендә урнашкан «Сөләйман» мәчете әһелләренең җыелышы булып узды. Бер уңайдан, биредә мәчетнең имам-хатибларын сайлау мәрасиме дә үткәрелде.

Җыелышта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, “Сөләйман” мәчетен төзүдә зур өлеш керткән Рәхимҗан Сөләйманов, мәхәллә халкы катнашты.

Билгеле булганча, 2013 елның җәендә Күрмәүчеләрне Тернәкләндерү үзәге “Ярдәм” мәчетенә күчкәннән соң, “Сөләйман” гыйбадәтханәсенең эшләре шактый ук тынып калды. Монда берничә кешене имам-хатиб итеп куюга карамастан, алар биредәге эшне алга җибәрә алмадылар. Монда аерым бер программаның кирәклеге көн кебек ачык иде. Мәхәллә кешесе Рәхимҗан Сөләймановның сөйләвенчә, хәзер биредә мәчет белән янәшәдә балалар укыту үзәге салыначак.

“Ярдәм” мәчете табибы һәм табибәсе Илдар Хисаметдинов белән Фирая Таһированың сөйләгәннәрен битараф калып кына тыңлау мөмкин түгел иде.

“Бу мәчеттә Илдар хәзрәт Баязитов имамлык кылганда, гыйбадәтханә халык белән мыҗлап тора иде. Ә бүгенге көндә нәрсә? Намазларга 1-2 кеше килә, ә кайвакытларда берәү дә юк. Бу хәлгә йөрәк сыкрана. Аннары ай буена биредә 7 мең сәдака җыела, ә мәчетнең чыгымнары 70 мең һәм аннан да күбрәк. Бу чыгымнар барысы да “Ярдәм” фонды өстенә ята, ә аның үзенә булышу кирәк. Якын араларда “Сөләйман” мәчете яңарыш кичерәчәк. Шуңа күрә, әйдәгез, бергәләп “Сөләйман” мәчетен кабат күтәрүгә ирешик”,-диде табиб Илдар Фирдәвес улы.

Мәхәллә әһеле Миңлеәхәт Минҗановның сөйләвенчә, Илдар хәзрәт бик күтәрде “Сөләйман” мәчетен. “Хәзер килгән муллаларга да мин бик ышанып бетә алмыйм, чөнки ничә кеше килеп китте, тик мондагы эшләр гел алга бармады. Сез ышангач, безгә дә ышанырга гына кала инде. Илдар хәзрәт, Сез дә ташламагыз, без дә ташламабыз “Сөләйман” мәчетен”,-диде Миңлеәхәт абый Минҗанов.



“Сөләйман” мәчете гадәти генә мәчет түгел. Без аны беркайчан да ташламабыз, чөнки ул киләчәктә күренекле гыйбадәтханәләрнең берсе”,-диде Илдар хәзрәт. Аннары ул: “Сөләйман” - шәхсән минем өчен бик кадерле мәчет. Ул йөрәгемнең түрендә урнашкан, чөнки иң матур яшь чакларым сезнең белән монда үтте. Ә беркөнне бирегә килеп, инвалид Абдулланың намаз укытканын күргәч, күңелем елады. Хәзер мин бирегә иң яхшы кадрларны тәкъдим итәм”,-дип тә өстәде Илдар хәзрәт Баязитов. Аннары ул “Сөләйман” мәчетенә имам-хатиб итеп куяр өчен ике хәзрәт алып килүләре турында әйтте. Аларның берсе – Башкортстанның Дүртөйле районында туып-үскән, анда имам-мөхтәсиб вазифасын үтәгән, пенсиягә чыккач, Казанга күчеп килгән Дамир хәзрәт Мәрвәров. Дамир хәзрәтнең сөйләвенчә, ул 1990 елдан бирле Башкортстанда имам-мөхтәсиб вазифаларын башкарган. Ике баласы Казанга килеп урнашкач, алар да Татарстан башкаласында яши башлаганнар. Дин өлкәсендә тәҗрибәсе зур. Бер ир баласы әле Башкортстанда калган. Дамир хәзрәт ике тапкыр хаҗ кылган. “Мине Татарстан Президенты бүләкләр биреп, пенсиягә озаткан иде. Әгәр миңа ышаныч белдерсәгез, булган тәҗрибәмне биредә дә эшкә җигәргә уйлыйм”,-диде Дамир хәзрәт. Икенче имам-хатиб - Илнур хәзрәт Рәшитов. Илнур хәзрәт - Лениногорск каласында туып-үскән егет. Ул дини курсларда укып, тәҗрибә туплаган.

Мәхәллә халкы бердәм рәвештә бу ике хәзрәтне “Сөләйман”ның имам-хатибы итеп сайлады.Аларга барлык намаз да имам-хатиб җитәкчелегендә үткәрелергә, мәчеттә укулар оештырылырга тиеш дигән бурыч куелды.

“Укырга килгән балаларны елмаеп каршы алыгыз, чәйләр эчертегез, бергәләп аңлашып эшләгез. Сезгә шартлы рәвештә 3 ай вакыт билгелибез. Әгәр эшләп китә алсагыз, бик яхшы булыр”,-дип үзенең нәсыйхәтләрен бирде “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов.

Соңыннан мәхәллә халкына танылган җырчы Гөлзадә Сафиуллинаның мөнәҗәтләрен тыңлау насыйп булды.

Хатыйп ГӘРӘЙ

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды