Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов УФСИН хезмәткәрләре алдында нотык тотты

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов УФСИН хезмәткәрләре алдында нотык тотты

Илдар хәзрәт Баязитов УФСИН хезмәткәрләре алдында нотык тотты. Төп яңалыклар

Социаль мәсьәләләр буенча Татарстан мөфтие киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов Россия Ислам институтында дини һөнәри белемне арттыруга кагылышлы лекция укыды. Әлеге квалификацияне күтәрү курсларына илнең төрле урыннарыннан УФСИН хезмәткәрләре килгән иде.

Илдар хәзрәтнең чыгышы “Ирек чикләнгән урыннарда Татарстан Диния нәзарәтенең эше” дигән темага багышланган иде. Ул Татарстандагы колонияләрдә тотылучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрүләре, республикадагы төзәтү учреждение мәчетләрендә чаралар уздырылуы хакында сөйләде.

Чыгышның ахырында бу тема белән кызыксынучылар Илдар хәзрәткә сорауларын бирделәр һәм башка төбәкләрдә мондый эшнең Татарстандагы сыман югары дәрәҗәдә алып барылмавы турында әйттеләр.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды