30 гыйнварда «Ярдәм” мәчетенең чатырында әлеге гыйбадәтханәнең имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовның туган көне (44 яше) билгеләп узылды. Аңа бихисап күп кунаклар, шул исәптән дәүләт учреждениесе вәкилләре дә килгән иде. Алар тарафыннан Илдар хәзрәткә рәхмәт һәм котлау хатлары, башка бүләкләр тапшырылды.
Илдар хәзрәткә шулай ук Татарстан Диния нәзарәтеннән, Казан мэры Илсур Рәис улы Метшиннан, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Миронов Сергей Александровичтан да котлаулар килде.
Әлеге тәбрикнамәләр арасында генерал-лейтенант Дәүфит Закир улы Хәмәдишин кул куйган Мактау грамотасы, “Динамо” Физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсхәт Әхмәт улы Сафаров исеменнән тапшырылган истәлек медале, шулай ук “Татарстан Республикасында динамо хәрәкәтен үстерүдәге казанышлары өчен” дигән мактау билгесе дә бар иде.
“Ярдәм” мәчете һәм “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды вәкилләре ихлас күңелдән туган көне белән котладылар, аңа киләчәктә дә ислам динен алга җибәрүдә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек теләделәр.