Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар Кыямов: Намазга басканчы, ураза тоттым

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар Кыямов: Намазга басканчы, ураза тоттым

Илдар Кыямов: Намазга басканчы, ураза тоттым. Төп яңалыклар Кичә Казандагы «Ярдәм» мәчетенә Татарстанның ураза тотучы каләм ияләре, журналистлар ифтар мәҗлесенә җыелды. Араларында Рәшит Минһаҗ (“Ватаным Татарстан” газетасы), Искәндәр Сираҗи (“Сираҗи сүзе” газетасы), Илдар Кыямов, Айзат Шәймәрданов (“Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесе), Райнур Шакиров (“Азатлык” радиосы), Фәнил Гыйлаҗев (“Казан утлары” журналы), «Дин вә мәгыйшәт” газетасы мөхәррире Гөлбәһар Кәбирова, «Мөслимә” газетасы мөхәррире Әлмира Әдиатуллина, ветеран журналист, дин әһелләре турындагы китаплар авторы Вәсилә Рәхимова, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова һәм башкалар бар иде. Әлеге каләм әһелләре ураза да тоталар, бүгенге көндә ислам дине темасына шактый саллы мәкаләләр дә язалар.

Рамил хәзрәт Ибраһимов Коръән укып башланган мәҗлесне супертамада Гамил Нур алып барды. Ул беренче итеп сүзне “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка бирде. Илдар хәзрәт ураза тотучы һәм тотарга теләк белдерүче журналистларны бу изге Рамазан ае килеп җитү белән котлады һәм аларны киләчәктә дә шулай ук динебезне яклаган мәкаләләр язарга чакырды.
Мин каләм ияләренә: “Уразаны кайчан тота башладыгыз?”-дигән бары бер сорау белән мөрәҗәгать иттем. Түбәндә аларның җавапларын урнаштырабыз.

Илдар хәзрәт Баязитов: “Уразаны тулысынча 1994 елдан бирле тота башладым. Аңа кадәр өчәр көн, аннары яртылаш тота идем. Татарстанга кайтып, Лениногорскида яшәгәндә булды бу хәл. Шуннан бирле уразаны калдырганым юк. Тормышыбыз да нәкъ шул Рамазан ае кебек: менә бала дөньяга килә, аннары гомеренең уртасы җитә, артыңа бер әйләнеп карарга да өлгермисең, инде картлыгың җиткән була”.

“Казан утлары” журналының әдәби хезмәткәре Фәнил Гыйлаҗев исә үзенең дингә багышланган шигырен укыды.

Илдар Кыямов: “Мин уразаны 2003 елдан бирле тотам инде. Намазга басканчы ук ураза тоттым. Ураза – ул бик гыйбрәтле дәрес. Ураза тота башлавым өчен мин Аллаһыга һәм баянчы Ренат Вәлиевкә рәхмәтле. Аның белән бер тапкыр сәфәргә чыккач, ул миңа үзенең ничек итеп хаҗ кылуы турында кызыклы кыйссасын сөйләде. Шунда ул: “Аллаһы Тәгалә намаз уку сезнең үзегез өчен булса, уразаның савабын Мин бирермен, дигән”,- дип сөйләде. Ренат әфәнденең бу сүзләреннән күңелемдә нәрсәнеңдер кузгалып куюын аңладым. Мин дөрес юлда икән бит, дигән фикердән чыгып, ураза тотарга керештем. Аннары, Аллага шөкер, намазга да басылды”.

Рәшит Минһаҗ: “Һәр елның уразасы үзенчәлекле. Бер елны ул эссерәк вакытта башланса, икенче елда Раббыбыз салкынчарак көннәрне бүләк итә. Былтыр да башта көннәр бик эссе тора, дип куркып торган идек. Аннары көннәрне суытып җибәрде, безгә рәхәт булып китте. Быел да шулай булып алды. Сөбханаллаһ, дияргә генә кала. Уразаны тырышып, теләп тотсаң, Хак Тәгалә Үзе үк булыша. Ә уразаны кайчан тота башладым дигәндә, минем өчен ул мөһим түгел, дөресрәге, аны санаганым юк”.

Райнур Шакиров: “Мин уразаны 18 яшемнән тота башладым. Быел 21 нче елымны тотам инде. 18 яшемдә чагымда Төркиядә үткәрелгән “Бөек студентлар проекты” дигән программага эләгеп, мөселманнар иленә аяк бастым һәм шул елны ук тәүге уразамны тоттым. Шуннан бирле яратып тотам, көтеп алам уразаны. Мин дәүләт стипендиаты булып, Төркиядә укыдым һәм 2007 елга хәтле шунда эшләдем. Аннары инде яңадан Татарстанга кайттым, чөнки туган яклар сагындырды”.

Гамил Нур: “Мин 1995 елдан бирле тотам инде уразаны. Күп эшләмим мин хәзер, өйдә ятам, шуңа күрә җиңел ураза тотуы. Күңел бирсәң, ураза тотуда түзәргә була”.

Айзат Шәймәрданов: “Мәктәп елларыннан ук тотам уразаны. Моннан 8 ел элек ныклап, тулысынча тотарга керештем. Быел да эссе көннәргә туры килде ураза. Шуңа карамастан, уразаны калдырганым юк. Алдан уразага кагылышлы китаплар укыдым, вәгазьләр тыңладым. Китаплардан үземә психологик ярдәм, әзерлек алдым. Рамазан аенда дөрес туклану да мөһим. Авыз ачканда 600-700 миллилитр су эчәм, 15-20 минуттан соң гына ризыклар капкалыйм. Гадәттә, алар тиз эшкәртелә торган ризыклар була. Әйтик, җиләк-җимеш, яшелчәне кулланам. Сәгать ярымнан 1,5 литр су эчәм. Сәхәр вакытында исә озак эшкәртелә торган ризыклар ашыйм. Мондый программа минем өчен бик кулай”.



Вәсилә Рәхимова: “Мин уразаны 1991 елдан бирле тотам. Бу көннәрдә Мәскәүдән Казанга кайтып, Татарстан башкаласын кабаттан яуларга тотындым. Туры килсә, китаплар эшлим. Хәзерге вакытта гаиләбез шәҗәрәсен эшләү белән мәшгульмен. Ә ураза тоту ул мактана торган әйбер түгел. Иң мөһиме – тоткан уразаны Аллаһ кабул итсен. Уразада булганнарга да, булмаганнарга да, игелекле гамәлләр кылып, Рамазан ае дәрәҗәсен алу насыйп булсын. Авырулар. Сырхаулар бар бит. Шуларга булыша алырлык сәламәтлегемне бирсәң иде, дип Аллаһыдан сорап дога кылам”.

Әлмира Әдиатуллина: «Җәмәгать, барчагызны да Рамазан ае белән котлыйм. Президент сайлауларында Президентыбыз Рөстәм Миңнехановны яклап тавыш бирик”,-дигәч, күпне күргән, күпне белгән каләм ияләре елмаеп куйды.

Әйе, кичә ураза тотучы журналистларыбыз «Ярдәм” мәчете чатырында әле күп нәрсәләр хакында сөйләште, аларның моннан китәселәре дә килми иде булса кирәк. Хәер, кайберәүләр хәтта тәравих намазына да калып, намаз уку бәхетенә иреште.

Каләм ияләренә сорауларны Хатыйп ГӘРӘЙ бирде.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды