Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илсур Рәис улы Метшин «Ярдәм» мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илсур Рәис улы Метшин «Ярдәм» мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрде

Илсур Рәис улы Метшин «Ярдәм» мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрде. Төп яңалыклар

Кичәге изге җомга көнендә Казан мэры Илсур Рәис улы Метшин «Ярдәм» мәчетендә үзе һәм гаиләсе исеменнән 1200 кешегә исәпләнгән авыз ачу мәҗлесен уздырды. Илсур Рәис улы Рамазан ае вакытында бу гыйбадәтханәдә ел саен үзенең туганнарын, дусларын, казанлыларны тәмле ризыклар белән сыйлый.

Кичәге авыз ачу мәҗлесендә саңгыраулар һәм күрмәүчеләр, арбада йөрүчеләр, ДЦП инвалидлары, ятимнәр, күп балалы һәм аз керемле гаилә вәкилләре, шулай ук “Ярдәм” мәхәлләсе кешеләре, кунаклар катнашты.

Чара вакытында Изге Коръән аятьләре укылды, дини вәгазьләр сөйләнде һәм шәһәр башлыгы гаиләсенә уңышлар теләп, дога кылынды.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2023 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды