Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Иман йорты" клубы «Рамазанны каршылап» велокроссы уздыра

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Иман йорты" клубы «Рамазанны каршылап» велокроссы уздыра

"Иман йорты" клубы «Рамазанны каршылап» велокроссы уздыра. Төп яңалыклар Казанның “Ярдәм» мәчетенең «Иман йорты» мөселман яшьләре клубы һәм Татарстан Диния Нәзарәтенең яшьләр бүлеге 25 июньдә 18.00 сәгаттә башкалада «Рамазанны каршылап» велокроссы оештыра.

Рамазанны каршылап оештырылучы велокросс быел беренче тапкыр уздырыла. Чарада теләге булган һәр кеше катнаша ала – чикләр дә, шартлар да куелмый. Кросс “Ярдәм” мәчетеннән башланып китә. Велосипедларда егетләр алдан, кызлар арттан барачак, теләге булганнар автомобильдә дә кушыла ала. Велокросста катнашучылар Казан нуры, Кол Шәриф, Нурулла мәчетләрендә, «Тандем», «Кольцо» кебек эре супермаркетлар янында тукталып, Рамазан башлануы турында искәртүче магнитлар таратачаклар.

Акциянең максаты – Рамазан ае турында булдыра алган кадәр күбрәк кешегә җиткерү, аның якынлашуы турында искәртү.

- Акциягә йомгак тарихи һәм данлыклы «Мәрҗани» мәчетендә ясалачак. Үзәктә булуы да уңайлы – велокросста катнаша алмаучылар «Мәрҗани» янына килеп булса да катнаша ала. «Ярдәм»нән «Мәрҗани»гә таба юл планы төзелде һәм халык арасында да популяр, шулай ук юл уңаенда булган мәчетләр сайланды -, диде Иман йорты клубы координаторы Ләйсән Солтанова.



Рамазан ае якынлашу турында магнитлар тарату планлаштырыла. Кәгазьне кеше ташларга мөмкин - ә магнитны ул суыткычына алып кайтып ябыштырачак, һәм ирексездән Рамазан ае турында ешрак искә алачак. Аллаһ Тәгалә насыйп итсә, ураза тотучылар һәм исламга килүчелэр саны артуга да бу акция сәбәпче булырга мөмкин, дип белдерделәр “Иман йорты” клубында.

Cораулар булса, Ләйсән Солтанова - 89272444861

"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды