Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә ярдәм : 970 мең

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә ярдәм : 970 мең

Җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә ярдәм : 970 мең. Төп яңалыклар

«Ярдәм» фонды Төркия консуллыгына 970 мең сумлык ярдәм күрсәтте.

 "Ярдәм-Помощь" гомуммилли хәйрия фонды җир тетрәү вакытында һәлак булучыларга ярдәм итеп Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгына 970 мең сумлык киемнәр тапшырды.

 Шулай ук «Ярдәм» фонды һәм мәчете, Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте Сүрия белән Төркиядә зилзиләдән зыян күрүчеләргә кайгы уртаклашты.

 Төркиядә — дүрт меңгә якын, Сүриядә — меңнән артык кеше һәлак булган. Төркиянең көньяк төбәге Каһраманмараш һәм аның якын районнарында көчле җир тетрәү булган. Аннары ул Әлбистан ягында кабатланган. Сүриянең Идлиб, Алеппо, Хама, Латакие, Тартус һәм Ракка шәһәрләрендә күп биналар җимерелгән.

 Зыян күргән Төркия һәм Сирия лидерлары — Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Бәшәр Асадка Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Рәисе, «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов та кайгы уртаклашу телеграммаларын юллады һәм ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерде.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды