Татарстанның матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе
Ирек Җәүдәт улы Миңнеәхмәтов "Ярдәм" мәчетендә һәм күрмәүчеләрне укыту-тернәкләндерү үзәгендә булды.
Ирек Миңнеәхмәтовны мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм үзәк эшчәнлеге белән таныштырды. Ирек Миңнеәхмәтов күрмәүчеләрне компьютерга, Коръән укырга өйрәтү методикасы, тавыш яздыру студиясе һәм хуҗалык итәргә өйрәтү бүлмәсе белән танышты.
Шулай ук Ирек Миңнеәхмәтов тернәкләнү узучы яшь шагыйрә Лилия Сәләхетдинова белән очрашты. Яшь шагыйрә җитәкчәгә мәчеткә килүе өчен зур рәхмәт әйтте һәм китабын бүләк итте.
Ирек Миңнеәхмәтов сүзләренчә, ул мондый игелекле эш алып барган мәчетне беренче күргән.
- "Ярдәм" мәчете эшчәнлеге матбугат һәм җәмәгатьчелекнең зур игътибарына лаек-, диде Ирек Миңнеәхмәтов.
"Ярдәм" мәчете матбугат үзәге