Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Якутия имам-ахуны Рәдифулла хәзрәт Бәдретдин “Ярдәм” тернәкләндерү үзәген карады

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Якутия имам-ахуны Рәдифулла хәзрәт Бәдретдин “Ярдәм” тернәкләндерү үзәген карады

Якутия имам-ахуны Рәдифулла хәзрәт Бәдретдин “Ярдәм” тернәкләндерү үзәген карады. Төп яңалыклар

Якутия имам-ахуны Рәдифулла хәзрәт Бәдретдин һәм Уфа мәчете имамы Әхмәт хәзрәт Фәйзуллин Казанга килеп, “Ярдәм” мәчетен карап китте. Аларга “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов бик җентекләп тернәкләндерү үзәген күрсәтте һәм үзләренең эше хакында сөйләде. Кунаклар биниһая зур канәгатьләнү хисләре белән күрмәүчеләрне, сиртмәле арбада йөрүчеләрне һәм балаларның церебраль параличы белән авыручыларны тернәкләндерү үзенчәлекләре, шулай ук “Ярдәм” МИХФ оештырган башка социаль проектлар илә таныштылар.

Якутиянең имам-ахуны Рәдифулла хәзрәт Бәдретдин үзенең шактый озакка сузылган дини тәҗрибәсендә мондый алдынгы технологияле яңа тернәкләндерү үзәген тәүге тапкыр күрүе, биредә медицина белән рухи элемтәләрнең бергәләп уңышлы кушылуы турында сөйләде. Ә Әхмәт хәзрәт Фәйзуллин үзенең фикерләрен: “”Ярдәм” мәчетенең эшчәнлеге белән танышкач, миндә каян шуның кадәрле яңа һәм файдалы фикерләр килеп чыга икән дигән сорау туды. “Ярдәм” – кечкенә генә социаль дәүләт. Аның бу эшләрен чын мәгънәсендәге гасырлар буена бара торган проект, дип атап булыр иде. Без күргәннәребездән көчле дулкынландык, гаҗәпкә калдык. Бу үзәккә барып җитәргә безгә ерак әле, шулай да сездән үрнәк алып, Уфада шушыларның бер өлешен генә тормышка ашырырга теләр идек”,-диде Әхмәт хәзрәт.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды