Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» Чистайдан кунаклар кабул итте

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» Чистайдан кунаклар кабул итте

«Ярдәм» Чистайдан кунаклар кабул итте. Төп яңалыклар

 

«Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фондына Татарстандагы Чистай районыннан мөхтәсибәт вәкилләре килде.

Алар Чулман аръягында дини белем һәм мәгърифәт таратучы остабикәләр, укытучылар. Чистай— ул Татарстан бәгыре. Анда республикабызның йөрәге. Кешеләре дәртле, ихлас, гади.

Бу шәһәрдән «Ярдәм»гә кунаклар килеп китте. Чаллы мөхтәсибәте каршында дин сабакларын бирүче кызлар, ханымнар тәҗрибә туплап, арлашып кайтып китте. «Ярдәм» тернәкләндерү үзәген сәйран иттеләр.

Безнең матур никах залларында сыйландылар. Бу үзәккә илебезнең төрле почмакларыннан килеп дәва алучылар елдан ел арта бара.

“Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә, “Дан” спорт комплексындагы инвалидлар өчен тудырылган шартларны күреп, укытучыларны горурлык һәм рәхмәт хисләре биләп алды. «Мохтаҗларны шулай сөендереп яшәвегезне дәвам итегез», — диеп кайтып киттеләр.

 


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды