Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» фонды җитәкчеләре Чечня Республикасы имамнары белән очрашты

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» фонды җитәкчеләре Чечня Республикасы имамнары белән очрашты

«Ярдәм» фонды җитәкчеләре Чечня Республикасы имамнары белән очрашты. Төп яңалыклар

Татарстан Җөмһүрияте мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов «Ярдәм» Милли ислами хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев белән Чечня Республикасына барып, андагы Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Супьян Корбанов һәм Чечня мөфтие киңәшчесе Госман Осмаев белән очрашты.

Яклар очрашу барышында киләчәктә дә хезмәттәшлек итү хакындагы мәсьәләләрне тикшерделәр. Соңгы берничә ел эчендә Кавказдагы күрмәүчеләр Казандагы “Ярдәм” дәвалау-укыту үзәгенә килеп, Брайль телендәге Коръәнне өйрәнү бәхетенә ирештеләр һәм әлеге гамәлдән бик разый булып калдылар. Чечня Республикасы Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган Рамазан курсларына күрмәүчеләр дә чакырылган иде.

Бу чара тәмамланганнан соң, Татарстаннан килгән кунаклар һәм чеченнар кыйммәтле бүләкләрен алмаштылар һәм Чечня Җөмһүрияте башкаласы булган Грозный каласының истәлекле урыннарын карарга чыгып киттеләр.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды