"Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев РИУда белемнәрен күтәрү өчен Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән Казанга килгән имамнар белән очрашты. Фонд президенты имамнарга инвалидлар белән эшләүнең үзенчәлеге турында сөйләде, аларны "Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды эшчәнлеге белән таныштырды.
Шулай ук Илһам әфәнде имамнарга мөселманнарның җәмгыятьтә үтәргә тиешле бурычы – социаль хезмәт турында мәгълүмат бирде. Төбәк имамнары социаль хезмәт һәм социаль проектлар хакында аңа сорау бирделәр, ә Илһам Фәтхрахман улы аларга тәфсилле аңлатма ясады. Ник дигәндә, бу юнәлеш күпләрне кызыксындыра икән.
-Рухани затлар яшьләргә, зәгыйфь затларга һәм аз керемлеләргә багышланган социаль проектлар белән шөгыльләнергә тиеш. Нәкъ менә социаль хезмәт яшьләрне секталардан һәм кискен агымнардан саклый. Мөселманнар җәмгыятьтәге социаль мәсьәләләрне хәл итүдә булышырга тиешләр, - дип билгеләп узды Илһам Исмәгыйлев.
Очрашу барышында "Ярдәм” фонды президенты "Ярдәм” үзәге һәм мәчет сайтын тәкъдим кылды. Имамнар шулай ук Илдар хәзрәт Баязитовның рус телендәге "Традицион ислам: торгынлыктан чыгу юллары» дигән яңа китабын да алуга ирештеләр.
"Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте