"Ярдәм" мәчете имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов белән "Бәрәкәт" ансамбле Чуашстанның Шыгырдан авылында Мәүлид бәйрәмендә булды.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгс) хөрмәтенә уздырылган бәйрәм Шыгырданда булды. Бәйрәмдә мөфти Әлбир Крганов үзе катнашты. Әлбир хәзрәт "Ярдәм" мәчетенең актив эшчәнлеген дә әйтеп узды.
Рамил хәзрәт Ибраһимов "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов исеменнән халкын Мәүлид белән котлады һәм пәйгамбәребезне искә алуның фазыйләте хакында сөйләде.
"Бәрәкәт" ансамбле Гөлзада Сафиуллина белән пәйгамбәребез хөрмәтенә мөнәҗәтләр башкарды.
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте