"Ярдәм" комплексында Татарстан Республикасының Кукмара районы мөхтәсибәте вәкилләре булып китте. Район имамнары һәм мәчетләр каршындагы якшәмбе курслары мөгаллимнәре "Ярдәм"гә беренче тапкыр килде. Алар биредә алып барылган эшчәнлекне күреп хәйран калды, гыйбрәт алды, үзләре яшәгән җирлектә "Ярдәм" фонды тәҗрибәсен тарату нияте белән кайтып китте.