Башкалабыз Казанда соңгы 5 ел эчендә шәһәрдә төзелгән иң яхшы архитектура корылмасын ачыклау максаты белән үткәрелгән бәйгегә нәтиҗә ясалды. Анда катнашкан 80нән артык төзелгән биналар арасыннан тышкы ягын төзекләндерү номинациясендә “Ярдәм” мәчете җиңеп чыкты. Әлеге бәйге халыкның тавыш бирүе ысулы белән уздырылды. Казанлылар конкурс сайтына СМС хәбәрләре җибәреп тә тавыш бирде.
Узган кичатнада Казан мэры Илсур Метшин кулыннан “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов “Казанның иң яхшы архитектура корылмасы” дигән истәлекле билге алуга иреште. Әлеге истәлекле билге “Ярдәм” мәчетенә шәһәрдәшләрнең нинди югары бәя бирүен кунакларга күрсәтү максатыннан, мәчеткә керү урынына урнаштырылды.