Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

“Ярдәм” мәчете дин тотучыларны Гает намазына чакыра

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / “Ярдәм” мәчете дин тотучыларны Гает намазына чакыра

“Ярдәм” мәчете дин тотучыларны Гает намазына чакыра. Төп яңалыклар

4 июньдә бар мөселман дөньясы бөек бәйрәм – Гайдел-Фитыр – Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум утырышы карарына нигезләнеп, Татарстанда зур шәһәрләр өчен Ураза гаете вәгазьләре 6.30 минутка, Ураза гаете намазы иртәнге 07.00-гә билгеләнде, ә район үзәге һәм авыл җирлеге мәчетләрендә гаетне кояш чыгып 30 минут узгач яисә мәхәллә халкының карары белән билгеләү тәкъдим ителә.

Казандагы “Ярдәм” мәчете барлык дин тотучыларны Ураза гаетендә катнашырга чакыра. “Ярдәм” мәчетендә Ураза бәйрәме уңаеннан чаралар иртәнге сәгать биш тулып утыз минутта (5.30) башлана, аннан соң дога кылына. Иртәнге алты тулып утыз минутта (6.30) - бәйрәм вәгазе, иртәнге җидедә (7.00) – Гает намазы.

“Ярдәм” мәчетендә сөйләнәчәк бәйрәм вәгазенең үзенчәлеге шунда: ул сурдотәрҗемә (ишетмәүчеләр өчен ишарәләр теле) белән алып барылачак. Ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр ай буе ураза тотты, тәравих намазларында (Рамазан аенда укыла торган махсус намаз) катнашты.

Рамазан ае дәвамында Казандагы “ЯРДӘМ” фонды карамагындагы укыту-тернәкләндерү үзәге һәм “Ярдәм” мәчете янындагы “Рамазан чатыры”нда 6 майдан 3 июньгә кадәр ифтарлар узды (Серов ур., 4а йорты). “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды “Ярдәм” мәчетендә ифтарларны көн саен 1200 кешелек итеп оештырды, сәхәрләргә 300гә якын кеше килде. Нәкъ менә ифтарлар Исламның асылын – тынычлык ярату, киң күңеллелек, кунакчыллык, мохтаҗларга һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү кебек сыйфатларны ачып бирә.

4 июньдә иртәнге сәгать унда (10.00) “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен дәвалау-укыту-тернәкләндерү курслары тәмамлана. Бу - “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” социаль проектын тормышка ашыру өчен бирелгән Россия Президенты гранты кысаларында оештырылган дүртенче курс.

Аккредитация һәм өстәмә мәгълүмат өчен телефон: 89178646480 (Римма Гатина).


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды